поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.04.2011 Мәдәният

«Син һаман да чибәр икәнсең...»

Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илсөяр Газетдинова Татарстан тамашачысына яхшы таныш. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Казанга гастрольләргә килгәч, быел да рәхәтләнеп, сәхнә тутырып уйнады ул.

Әкренләп өлкәннәр рольләренә күчеп бетсә дә, әле «төс ташламаганын», аягына авыр операция кичерсә дә, сәхнәдә уйнаклап торган элеккеге Илсөяр булуын раслап, тамашачысын сөендерде.

 

Сәхнә

 

Елмайган һәм турсайган ике битлек – театр символы. Илсөяр Газетдинова – бу якты дөньяга «битлек киеп туган» гаҗәеп актриса. Димәк, аның, һичшиксез, актриса булачагы «күкләрдә язылган» була. Язмышы аны «авыл сәхнәсе – мәктәп активисты – Сәнгать училищесы» дигән гап-гади схема буенча сәхнәгә җитәкләп алып менә. Гомерлеккә… Театрның төрле режиссерлары ярдәмендә бер-бер артлы Галиябану («Галиябану», М.Фәйзи), Сандугач («Тиле яшьлек», И.Абдуллин), Дәрига («Кәрлә йолдыз», С.Поварисов), Галимә («Кара йөзләр», М.Гафури), Рәхимә («Җырланмаган җыр», М.Кәрим), Зөбәрҗәт («Ай тотылган төндә», М.Кәрим) образлары туа.

 

Гадәттә матур актрисаларны режиссерлар беръяклы файдаланалар: аларның характерыннан бигрәк, зифа буй-сыны һәм чибәр йөзе «эшли». Илсөяр Газетдинова да коеп куйган лирик героиня. Чибәрлеге, тавышы, буй-сыны… Әмма, шунысы гаҗәп, ул «матурлык тоткынлыгында» калмаган. Ничекләр котыла алган соң ул? «Әйе, андыйлар булды, – ди Илсөяр ханым. – Мине авылдан булуым саклап калгандыр, мөгаен. Чөнки назлы кыз булып кына үсмәдем. Әти-әнием малай көткәндә мин туганмын. Абыем укырга Дүртөйлегә китте, апам еш авырый иде – шунлыктан бөтен эш минем җилкәдә булды. Көчле идем, хәтта мич чыгардым, яңа йортка йокы бүлмәсе бүлдем… Шуңа характерлы авыл кызлары рольләрен бирделәр. Рәхәтләнеп уйнадым…»

 

Матурлыгы теләсә нинди ишекләрне ачарга сәләтле булган Илсөяр ханым «Үз көче белән үсүенә» басым ясый: «Йөзем якты минем. Өченче состав булып та уйнадым, бәләкәй рольләрдән дә баш тартмадым. Массага гына чыксам да, ниндидер бер образ табарга тырыша идем. Мин хатын-кыз булып тусам да, чын ирләр заты кебек яши алдым, тормышта бит ир булып туып та чүпрәк булып яшәүчеләр бар», – ди ул.

 

Сәхнә арты

 

Театрның сәхнә арты – үзе бер театр. Биредә уен-көлке, шатлык-кайгы, шау-шу, чыш-пыш, интригалар, гайбәт, хисләр өермәсе… Илсөяр ханымның: «Миңа характерлы образлар өстендә эшләве авыррак иде. Чөнки күңелемдә начарлык булмады. Хәзер характерлы рольләр уйный-уйный үземне яклар дәрәҗәгә килеп җиттем, усаллаша белә башладым. Ә элек елый идем. Хәзер үземне матур итеп яклый алам», – диюе шушы «театрга» ишарәдер, мөгаен. «Русча талаша гына беләм», – дип шаяртуы да…

 

Яшь чагында аны «матурлыгына сокланып уйный» дип гаепләүчеләр була. Ходай биргән матурлыкны яшереп буламыни?! Яшерәсе киләмени? Матурлык бит ул – Ходай нигъмәте. Юк, яшерми Илсөяр матурлыгын, кара чәчләрен үреп салып Галиябануны, Җәмиләне, Галимәне уйный. «Шул сүзләре күңелгә тиеп, ямьсез рольне башкарырга сәләтле икәнемне раслыйсым – Убырлы карчыкны уйныйсым килә иде – куймадылар. Бүген бирсәләр дә уйнар идем. Ямьсезләнүдән курыкмадым», – ди. Куркуын, курыкмагандыр, шулай да Убырлы карчыкны уйный алмас иде дип уйлыйм. Әнә бит, Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»ендә ямьсез итеп сурәтләнгән казах хатынын уйный алмаган. Дөресрәге, уйнаган, әмма Рифкат Исрафилов үзе биргән ролен үзе үк кире алган да: «Ямьсезлегеңә халык ышанмый», – дигән. «Хәзер тәҗрибәм зуррак, грим белән үземне ямьсезли алыр идем», – ди Илсөяр ханым.

 

Театр шулай инде ул: бүген сәхнәдә берәү балкый, иртәгә – икенче артист. Илсөяр ханымның да өчәр ел рольсез йөргән чаклары була. «Эшсез торганда радиога барып юана идем, һәр укыган хикәямне сәхнә образы кимәленә җиткереп эшләдем. Шул канәгатьлек бирде», – ди ул.

 

Сәхнәдән тыш тормыш

 

Сокланабыз шуңа – күз тимәсен:

Син һаман да чибәр икәнсең!

Әллә нинди төскә иңгәндә дә,

Тормышыңны сәхнә итмәдең.

 

Сафуан Әлибай. 2000 ел.

 

Сафуан агай Илсөяр ханымны искиткеч дөрес сурәтләгән. Сәхнә ул – сәхнә. Ә бит әле сәхнәдән соң да тормыш бар. Өй бар, ир бар, бала, әни, бианай, биатай…

 

…Моннан күп еллар элек студентлар тулай торагында «Үзбәкстаннан әнисе белән чәчәк сатарга килгән кызыкай» белән «шофер» егет таныша. «Чәчәкчебез» үзенең артистлыгын яшергән Илсөяр булса, «шофер» дигәнебез органнарда эшләүче Рәис була. Танышалар, еллар узгач кавышалар. Гаиләдә кеше берсен-берсе рәнҗетсә, күзләрдән яшьләр килерлек, укучы егылып укырлык итеп сурәтләп булыр иде. Аллам сакласын! Илсөяр белән Рәис турында кыска гына итеп «Матур яшиләр», дияргә генә мөмкин. Уллары Илгиз әтисе һөнәрен сайлаган, менә дигән гаиләсе бар. Илсөяр ханым киленен мактап туялмый, онык та бар. Нәнәй (бездә дәү әни була инде) өчен оныкның нинди кадерле булуын нәнәй булып караган кеше үзе генә беләдер.

 

«Ирем полковник иде, күптән түгел отставкага чыкты. Элегрәк Казанда юридик институтта укыды ул. Шул чакта Камал театры артистлары, гаилә дусларыбыз Рузия Мотыйгуллина белән мәрхүмә Фирдәвес Хәйруллина бик булыштылар – аларга бик рәхмәтлебез», – ди Илсөяр Газетдинова.

 

– Илсөяр ханым, артист халкы бервакытта да зур акчалар алып эшләмәде. Ирегез театр тирәсеннән булмагач, сез интекмәгәнсездер, алайса?

 

– Мин киенергә яраттым – бөтен акчам чүпрәккә китә иде. Бианайлы, биатайлы булгач, җиңел яшәлде. Элек бит телевидениедән – дубляждан да бераз акча керә иде, радиодан да. Хәзер генә телевидениене ташладым…

 

– Нигә?

 

– Фотога төшә белми башладым – элекке кебек ялт итеп тормыйм. Әллә күз тиде…

 

Татар мәктәбендә укыган кызның, башкорт театрында эшләгәнгә күрә, телне камилләштерү өчен БДУның башкорт бүлегендә укуы, район советы депутаты итеп сайлануы – сәхнәдән тыш тормышы. Үзе аягына авыр операция кичергән килеш, үрмәләп булса да, урын өстендә яткан әнисен каравы да – сәхнәдән тыш.

 

Сәхнәдән төшкәч

 

Сәхнәгә менәләр генә, аннан төшмиләр бугай. Мин бер генә артистның да үз теләге белән сәхнәдән төшүенә ышанмыйм. Шулай да Илсөяр ханым, андый көн килсә, нәрсә эшлисен яхшы белә. Китап язачак! Үзе: «Миндә язу куәсе бар кебек, ләкин мин аны үстермәдем», – дисә дә, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганда дипломын «Инсценировка жанры» темасы буенча яклавын искә алсак – язу куәсе үсмәгән диярлек түгел.

 

Ә көндәлекләре?! Аларны ул гомере буе яза. «Тормышта төрле хәлләр булыштыра – мин аларны теркәп барам. Сәнгать дөньясында нинди тәмуглар аша үткәннәрем, гаҗәпләнүләрем, рәнҗүләрем, газаплануларым – барысы да көндәлекләрдә. Аларда өчәр сорау билгесе куйган җөмләләр бар, – ди Илсөяр ханым. – Әмма алар истәлекләр китабына нигез була алмый. Мин үземнән соң андый истәлекләр калуын теләмим. Чөнки турысы язылган китаплар авыр укыла. Тамашачы сәнгать кешесе хакында бөтен дөреслекне белергә тиеш түгелдер кебек. Ә авыр чакларымны дәфтәр битенә төшерүем тормышка үпкә тотмаска, кешеләр белән ачуланышып йөрмәскә, эчкә җыймаска ярдәм итә. Мин шулай чистарынам. Киләчәк өчен матур вакыйгаларны язасым килә…»


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 4 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»