|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2023 Мәдәният
Энҗе Яруллина: “Минем бәби көткән чагым. Героиням Гыйльми дә – йөкле хатын-кыз. Ясалма корсак та куясы юк, рәхәт бит”Кариев театры 35 еллык юбилее уңаеннан әзерләнгән “Истәлекләр” проекты юелән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүген сезнең игътибарга Кариев театры артисты Энҗе Яруллина истәлекләрен тәкъдим итәбез: - «Башмагым» спектаклен уйныйбыз. Минем бәби көткән чагым. Героиням Гыйльми дә – йөкле хатын-кыз. Ул ролемне аеруча ярата идем, шуңа күрә декрет ялына чыккач та, спектакльне уйнарга килеп йөрдем. Ясалма корсак та куясы юк, рәхәт бит. Йөкле булгач, Гыйльми гел нидер ашый: сәхнәгә йә перәннек тотып чыга, йә кишер, йә алма кимереп йөри. Шулай беренче сәхнәмә чыгып кердем дә өйдән алып килгән зур кишерне чистартып, икенче сәхнәмне көтеп утырам. Йөкле чакта игътибар югала бит ул... Уйга батканмын. Берзаман Алсуның (Алсу Фәйзуллина) «Атам, атам! Атам, атам!» дип кычкырганы ишетелә башлады. «Ник Алсу «атам» дип кычкыра икән, андый репликасы юк иде бугай бит» дип аптырадым. Ә ул «Апам, апам!» дип кычкырып, мине сәхнәгә чыгарга чакыра икән! Мин кишеремне чистартып та бетермәгән килеш сәхнәгә чыгып йөгердем. Ул көнне кишерне чистартылмаган килеш кенә ашап керергә туры килде.
--- |
Иң күп укылган
|