поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.07.2023 Мәдәният

Бүген Хәйдәр Сафин 70 яшьлек юбилеен билгели (ФОТО)

29 июль көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераны, музыкант-аккомпаниатор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Хәбибулла улы Сафинга җитмеш яшь тулды. Аны күркәм юбилее белән котлыйбыз!

Ул Татарстанның Апас районы Күлкаш авылында тугыз балалы ишле гаиләдә туып үсә. 1972 елда Хәйдәр Сафин Казан педагогия институының музыка факультетына укырга керергә карар кыла. Иң беренче Рәгъде Халитов классында укый башлап, профессиональ музыка сәнгате белән таныша башлый. Институтта укыганда ул Марс Макаров белән таныша, аның баянын сатып ала. Күп тә үтми, ул аны халкыбызның яраткан җырчысы Әлфия Авзалова белән таныштыра, үзенә консерваториягә укырга керергә кирәк булу сәбәпле, Әлфия апа белән гастрольләргә чыгарга дип Хәйдәр Сафинны тәкъдим итә. Әлфия Авзалованың башкарган җырларын пластинкалардан ишетеп отып алган студент егеткә атаклы җырчыга уйнавы авыр булмый, гастрольләрдән кайткач Әлфия Авзалова аның уйнавын ошатып, Марс Макаровка рәхмәтләрен әйтә. Тора-бара 1976 елда Казан дәүләт педагогика институтының музыка һәм җыр факультетын тәмамлап, хезмәт юлын Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эстрада бүлегендә Әлфия Авзалова төркемендә баянчы булып эшли. Легендар җырчыбыз белән ул илебезне иңләп чыга, кайда гына чыгыш ясамыйлар алар.

Хәйдәр Сафин 1973 елдан алып Ленин исемендәге Мәдәният сараена йөрергә дә вакыт таба. Хормейстеры ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Суфия Шаһиева, баянчысы Наил Бариев булган Татар хорының музыкант-аккомпаниатор булып эшли. Ул 1976-1982 елларда Татарстан телерадиокомпаниясенә Татар хоры белән утыз җиде җыр яздыра.

1980-82 елларда ул бөек җырчыбыз Илһам Шакиров иҗат бригадасында музыкант-аккомпаниатор буларак эшли. Хәйдәр абый Сафин Татар дәүләт филармониясендә беренче концертларын әлеге легендар җырчылар белән бергә куя. Биредә ун ел эшләү дәверендә Татарстан авыллары һәм шәһәрләре, Россия өлкәләре, Идел буеннан – Уралга, Уралдан – Камчаткага – гастрольләрнең географиясе әнә шулай киң була. Ул шулай ук Фәхри Насретдинов, Рафаэль Ильясовлар белән гастрольләрдә була.

1984 елдан Хәйдәр Хәбибулла улы Казан педагогия училищесында укыта башлый. 25 ел эшләү дәверендә укучылар ансамбльләренә аккомпаниатор була, төрле ачык дәресләр күрсәтә. Эшендәге уңышлары өчен Россия Федерациясе мәгариф отличнигы дәрәҗәсенә ия була.

Хәйдәр Хәбиб улы Сафин 2005 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең администраторы вазыйфасында. Ул шулай ук Татар филармониясе сәхнә ветераннары «Илһамият» клубының төрле концерт-чараларын оештыручы-администратор, «Балкыш» Республика фестивале һәм Арча төбәгендә узучы Рамил Курамшин исемендәге Республика баянчылар конкурсы жюри әгъзасы да. Үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп эшләүче милләтпәрвәр сәхнә остасына саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез.

Әлфия Авзалова белән гастрольләрдә чакта. Уфа. «Кызыт таң» газетасы редакциясендә.1978 ел

Хәйдәр Сафин. 1975 ел

 

Сулдан уңга: Гөлзада Сафиуллина, Илһам Шакиров, Зөһрә Шәрифуллина, Хәйдәр Сафин. Нефть төбәкләрендә гастрольләрдә. 1982 ел

Илһам Шакиров иҗат төркеме белән Татарстан авылларының берсендә,Илһам Шакиров (сулда), Хәйдәр Сафин, Хәмдүнә Тимергалиева (уңда). 1982 ел

Филармония сәхнә ветераннары һәм яшь җырчылар белән. Чистай шәһәре. 2017 ел

«Җырлыйк әле» тапшыруында. 2017 ел

Күренекле җырчы Флюра Сөләйманованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган чарадан соң. 2019 ел

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән. Голландия, 2013 ел

Сулдан уңга: Рамил Курамшин, Хәйдәр Сафин, Фердинанд Сәлахов. 2016 ел

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»