поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.07.2023 Медицина

Баш авыртуының төп сәбәпләре нинди?

Һәрберебез диярлек ара-тирә баш авыртуына зарлана. Моны без метеосизгерлек, ару, борчылу һәм башка сәбәпләр белән бәйлибез. Табибка исә бу проблема белән бик сирәк мөрәҗәгать итәбез. Дару кабып куябыз да – онытабыз.

Табиб-невролог, цефалголог (баш авыруларында махсуслашкан белгеч) Эльвина Халитова белән баш авырту сәбәпләре һәм аны дәвалау ысуллары турында сөйләштек.

– Беркайчан да башы авыртмаган кеше дөньяда бик сирәк. Нинди очракта борчыла башларга һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– Баш авыртулары даими күзәтелгән очракта белгеч консультациясе кирәк. Бигрәк тә табибка баруны түбәндәге очракларда сузарга ярамый:
- баш авыртуы 50 яшьтән соң башланса яки авыртулар башкача агым алса;
- 1-2 секунд эчендә баш авырту кискенлеге 10 баллга кадәр үсеш алса;
- баш бер яктан гына авыртса;
- баш авыртулары ремиссияләрсез кискенләшә барса;
- баш авыртулары кисәк башланса;
- күрү, сиземләү, хәрәкәт итү тайпылышлары күзәтелсә;
- зиһен чуалса, хәтер югалтулар күзәтелсә;
- йөткергәндә, көчәнгәндә, физик йөкләнеш булганда баш авыртуы көчәйсә.
 
– Баш авыртуына зарланып мөрәҗәгать итүчеләр күпме? 
– Бүген баш авыртуы – ул заманча медицинада очрый торган иң еш симптомнарның берсе. Баш авыртуы неврологик авырулар белән генә бәйле түгел, еш кына ул башка соматик чирләр билгесе дә булып тора. Бу, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләрдә күзәтелә. Үз тәҗрибәмә таянып, шуны әйтә алам: баш авыртуыннан изаланучылар күбәя бара. Чөнки баш авыртуын тудыра торган факторлар арта.
 
– Cезнең төп пациентлар алар кемнәр?
– Күзәтүләрем буенча, баш авыртуына зарланып күбрәк хатын-кызлар килә. Алар арасында яшьләр дә, өлкәнрәкләре дә бар. Әмма ир-атлар да юк түгел. Нигездә, бу эш һәм ял режимын дөрес төземәүчеләр, тиешле күләмдә йокламаучылар, озаклап компьютер каршында утыручылар, эмоциональ киеренкелек халәтендә булучылар.
 
– Баш авыртуларының күп төрләре бар дип беләм...
– Халыкара классификация буенча бүген баш авыртулары ике зур төркемгә бүленә.
1. Беренчел баш авыртулары (алар баш мие, кан тамырлары, баш һәм муен тирәсендә урнашкан башка структуралар белән бәйле түгел). Мондыйларга:
-  мигрень;
- киеренкелек баш авыртуы;
- кластерлы баш авыртуы;
- физик активлык, сексуаль йөкләнеш, йөткерү һәм башкалар белән бәйле баш авыртулары керә.
2. Икенчел яки симптоматик баш авыртулары ( баш авыртуы ниндидер башка чирнең симптомы булып тора). Болар:
- баш һәм муен җәрәхәтләре белән бәйле баш авыртулары;
- баш сөяге һәм умыртка сөягенең муен өлеше кан тамырлары зарарлануы белән бәйле баш авыртулары;
- дарулар куллану белән бәйле баш авыртулары;
- инфекция белән бәйле баш авыртулары;
- шикәр авыруы, гипертензия нәтиҗәсендә туган баш авыртулары һәм башкалар.
 
– Баш авыртуының төп сәбәпләре нинди?
– Баш авыртуының төп сәбәпләре булып эшнең рациональ булмаган режимы, яшерен киеренкелек стресс, арыганлык, борчылу, үз-үзеңне түбән бәяләү, ачу хисе, ялгызлык тора. Мигрень исә, беренче чиратта, нәселдәнлек, аннары гына чит факторларга (менструаль цикл вакытында гормоннар үзгәрүе, стресс халәте, аз йоклау яки, киресенчә, артыгын йоклау, алкоголь һәм башка сәбәпләр) бәйле.
 
– Еш кына без табибка мөрәҗәгать итмичә, авыртуны баса торган дарулар эчәбез...
– Авыртуны баса торган дару препаратларын мөстәкыйль куллану аларга бәйлелек барлыкка китерергә мөмкин. Даруханәдә сатылган һәр препарат баш авыртуын дәвалау өчен каралмаган. Авыртуны баса торган һәм анальгетик препаратларны контрольсез кабул итү ашказаны-эчәк тракты авыруларын үстерүгә һәм иң куркынычы, дару куллануга бәйле баш авыртуын тудырырга мөмкин.
 
– Неврологлар баш авырту сәбәпләрен ачыклауның нинди алымнарын куллана? Мөстәкыйль рәвештә төрле тикшеренүләр үтүгә ничек карыйсыз?
– Заманча медицина күп төрле диагностика ысуллары тәкъдим итә. Әмма үз белдеклелегең белән УЗИ, МРТлар ясау, бушка акча һәм вакыт сарыф итү генә булуы бик ихтимал. Невролог-цефалголог консультациясеннән башларга кирәк. Еш кына җентекләп җыелган анамнез ярдәмендә табиб баш авырту төрен ачыклый һәм шуның нигезендә тиешле терапия билгели. Өстәмә тикшеренүләр, гомумән, кирәк тә булмаска мөмкин.
 
– Баш авыртулары дәваланамы, алардан бөтенләйгә котылырга мөмкинме?
– Баш авыртуыннан дарулар ярдәмендә генә түгел, яшәү рәвешен үзгәртү юлы белән дә котылырга мөмкин.  Сәламәт яшәү рәвеше, тулы кыйммәтле хезмәт һәм ял режимы, тиешле күләмдә йоклау, җиңелчә физик йөкләнешләр (йога, пилатес), менталь сәламәтлек зур әһәмиятенкә ия. Иң мөһиме исә баш авыртуын тудыручы факторларны юк итү.
 
Әңгәмәдәш – Гүзәл Насыйбуллина.

---
Шәһри Казан
№ --- | 29.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»