поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.07.2023 Милләт

«Орёл и решка» тапшыруы алып баручысы Регина Тодоренко Казанда татарча биергә өйрәнде (ВИДЕО)

«Орёл и решка» тапшыруы алып баручысы, актриса, блогер Регина Тодоренко «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты тәкъдим иткән Кабан күле яр буенда традицион татар биюенең үзенчәлекләре белән танышты. «Орёл и решка» тапшыруының бер чыгарылышы «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты мастер-классына багышланачак.

«Казан халкы бик кунакчыл. Миңа инде бүген берничә тапкыр кунакханәдә калыр өчен акча түләргә, кайбер кешеләр үзләрендә кунарга тәкъдим иттеләр. Казанда кешегә карата шулкадәр җылы караш бар! «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты бәйрәмендә катнашуыма бик шатмын», - диде Регина Тодоренко. Ул мастер-класс вакытында татарча биеп күрсәтте һәм татар сүзләрен өйрәнде. 

Кичә «Без» дип аталган перформанстан башланды. Бию композициясенең төп асылы - татар мәдәниятенең күптөрлелеген күрсәтү: бию, музыка һәм костюм үрнәкләрен тәкъдим итү. Шулай ук кичә барышында киң җәмәгатьчелеккә тальян, гармун, курай, кубыз, думбра, дәф, сорнай, саз, баян кебек татар халкының милли музыка уен кораллары тәкъдим ителде.

«Без» перфомансында татар мәдәнияте, халыкның яралуын күрсәтергә теләдек. Костюмнарның килеп чыгышын аңлатырга тырыштык. Мастер-класста хәзерге заман элементлары, традицион бию үрнәкләре күрсәтелде. Гадәти бию хәрәкәтләрен күбебез беләбез, шуңа күрә бу юлы без теманы масштаблы итеп эшләргә булдык. Төп идея – халыкка, мәдәнияткә карата хөрмәт уяту», - диде «Татар-информ»га проекты кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева.

Перформанста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр – педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Айнур Фәизов, «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбленең педагог-хореографы Элеонора Умерова, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин, «Казан» ансамбле экс-артисты, «ИДЕАЛ» шоу балет җитәкчесе Александр Деветьяров һәм Әтнә гүзәлләре» ансамбле педагог-хореографы Ләйсән Корбанова катнашты.

Җанлы музыка өчен талантлы трио: «Риваять» фольклор ансамбле солисты Илнар Сафин (баян), саз, джембо, дәф, нагарада уйнучы Айдар Абдрахимов, гармун, тальян, курай, кубыз, саратов гармунында уйнаучы Ильяс Фәрхуллин җаваплы иде. 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»