|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2023 Хәвеф-хәтәр
Урманда югалган 4 яшьлек малай исән килеш табылганБу хәл 25 июльдә, Чадан шәһәрен янындагы Хайыракан авылында була. Кич 4 яшьлек Начын йорт ишегалдында уйнап йөргән. Малай үзе генә булмый, аны туганы карап торган. Әмма ул хуҗалык эшләренә бүленеп алган арада, малайны күз уңыннан югалта. Исенә төшкәндә, малай юкка чыккан була. Башта әти-әнисе баланы үзләре табарга тырыша. Әмма 4 сәгать эзләп тә таба алмагач, полициягә шалтыраталар. Начын урманга киткән булырга мөмкин, дип уйлыйлар. Малайны эзләүдә волонтерлар, җирле тикшерү комитеты һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә ярдәм итә. Малайны барлыгы 400гә якын кеше эзләгән. 26 июльдә авылда яшәүчеләр начар сиземләү барлыгы турында сөйләнә башлый. Бала урманда озак тора алмый, бәлки бөтенләй, аны урлаганнардыр, дип уйлый башлыйлар. Әмма бу юлы барысы да яхшы тәмамлана.
27 июльдә Тува башлыгы Владислав Ховалыг малайны табулары турында хәбәр итә. Начынны җирле вакыт буенча 05:34 сәгатьтә табалар. Баланы 3 волонтер тапкан.
--- |
Иң күп укылган
|