|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2023 Җәмгыять
“Ялкынны тыя торган түгел”Апас районы Югары Балтай авылында яшәүче, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мәгариф ветераны Талия Сабированың өенә янгын аркасында зур зыян килде. — Гомер буе хәләл көчем белән берәмтекләп җыйган тормышым. Югары Балтайдан Дәүләкигә йөреп эшләдем. 36 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты укыттым, туган телгә мәхәббәт тәрбияләдем. Быел лаеклы ялга чыгып, үз көемә яшәргә уйлаган идем, — ди ул. — Күршеләрем Гөлназ һәм Камил Хәйруллиннарда торам. Кунарга керәм, чәй эчәргә дә чакыралар. Көн саен өемдәге корымны кырам, юам. Авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев бик булышты. Хәзер дә хәлемне сорашып, ярдәм итәргә әзер тора. Изге күңелле авылдашларыма рәхмәт, — ди Талия апа.
Читләр борчуын үз итеп, барыбыз да хәлдән килгән кадәр булышсак иде. Талия апага тиз көннәрдә төзекләндерү эшләрен башкарып, үз йортына күчәргә ярдәм итик!
Сабирова Талия Гаптлхак кызының “Ак Барс” картасы 8-905-020-30-41 номерына беркетелгән.
Ләйлә ШИҺАБИЕВА |
Иң күп укылган
|