поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.04.2011 Икътисад

Өч тиенлек куян...

Белгечләр чаң суга: “Электр энергиясен янга калдыру турындагы” яңа закон илдәге зур шәһәрләр өчен экологик фаҗигагә әверелергә мөмкин. Мәгълүм булганча, шушы закон нигезендә, ел башыннан куәте 100 һәм аннан да югары “Ильич лампочкалары”н сату тыелды. Ә 2014 елга Русия бу гади, арзанлы лампочкаларның нәселен корытып, электрны экономияли торганнарга күчеп бетәргә тиеш.

Әмма яңа лампочкаларның тискәре яклары санап бетергесез булып чыкты. Әгәр “Ильич лампочкасы” 10 сум торса, яңа төрдәгесенең бәясе 80 сумнан 500 сумга кадәр. Җитештерүчеләр энергияне янга калдыручы лампочка сигез елга кадәр хезмәт итә дип ышандыралар. Ләкин бу көнгә өч сәгатьтән артык яндырып тормаганда гына шулай. Өстәвенә, вакыт үтү белән лампа яктылыгын да югалта бара. Моннан тыш, аларны еш сүндереп-кабызырга да ярамый, болай иткәндә лампалар тиз туза.

 

Шулай да бу минуслары “баласы гына” икән әле. Яңа төр лампочкаларны алып куючылар аларның бик тиз янып чыгуына инанырга өлгерделәр. Электр көчәнеше еш үзгәргәнгә тиз яна алар. Бу лампаларның һәрберсенең составында 2-7 миллиграмм күләмдә терекөмеш бар. Хәтта бик кечкенә генә микъдарда да терекөмеш парлары кеше өчен бик тә куркыныч. Бу матдә организмнан берничек тә чыкмый, ә анда җыела гына бара. Нәтиҗәдә, кешенең күз күреме һәм колак ишетүе начарлана, мускуллары сызлый башлый, үзәк нерв системасы ярсый. Терекөмеш парлары бигрәк тә корсаклы хатыннар өчен куркыныч – бала акылга зәгыйфь булып туарга мөмкин. Әлеге парның исе дә, төсе дә юк, шуңа күрә аны махсус прибор ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин. Терекөмеш агып чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләргә тиешләр. Хәзер күз алдыгызга китерегез: шәһәр халкы янган, ватылган шушы лампаларны йорттагы чүпүткәргеч торбаларга тотып ата башласа, шул йортта яшәүчеләр белән ни булыр?

 

Көнбатышның энергияне янга калдыручы лампалар куллана торган илләрендә чүпне үтилләү системасы бөтен нечкәлекләре белән яхшылап эшләнгән. Анда эшен эшләгән лампаларны ташларга аерым мәйданчыклар билгеләнгән, ул урынны бик нык контрольдә тоталар. Ә Русия шәһәрләрендә мондый мәйданчыклар булдыру турында әлегә уйлаганнары да юк. Югыйсә, лампалар кулланыла һәм янып чыга башлаганга шактый вакыт үтте бит инде. Хәер, мәйданчыклар куелган очракта да, безнең илдә халык янган лампочканы анда чыгарып йөрмәячәк, ә шыпырт кына йорттагы чүпүткәргечкә ыргытачак. Нәтиҗәдә, бер-ике ел эчендә генә дә һәр подъезд, һәр ишегалды терекөмеш парларына чумачак. Ватылган бер градусникның гына да 6000 кубометр һаваны пычратканын исәпкә алсаң, подъездларның нинди халәттә буласын чамалавы кыен түгел.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»