поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
27.07.2023 Мәдәният

Хәния Фәрхинең сеңлесе: «Нигә, Кояшым, үзәгемне өзеп, йөрәкне меңгә телгәләп, тормыш ямен алып киттең соң?!»

Бүген Хәния Фәрхинең бакыйлыкка күчүенә 6 ел булды. Аның бертуган сеңелесе Фирүзә Ибәтуллина социаль челтәрдә күңелендәгесе белән уртаклашкан.

«Синсез бер ай, бер атна, бер көн яши алмас, һава сулый алмас кебек идем бит, Апау, йөрәк парәм, Кояшым минем!» Ә бит ел артыннан ел үтеп, сине бездән мәңгегә кайнар куеныбыздан алган көнгә 6 ел тулды… Шулай да яшәп була икән? Чыдаса да чыдар йөрәк, бетмәсә дә бетмәс күз яше… Нәрсә генә эшләсәм дә, кемнәр белән генә сөйләшсәм дә, синең хакта сүзем, уем, җаным, йөрәк тибешем. Нигә, Кояшым, үзәгемне өзеп, йөрәкне меңгә телгәләп, тормыш ямен алып киттең соң?! Акылым аңлый кебек, тик йөрәгем, күңелем кабул итми шул. Синең мәңгелек, үлемсез җырларың күңелне иркәләсә дә, йөрәкне айкап-чайкап, син юклыкны тагын бер кабат исбатлый. Әйе, яраталар, сагыналар, җырларыңны җырлыйлар, музееңа, һәйкәлеңә, мәңгелек йортыңа киләләр. Рәхмәт Кояшымның рухын яктыртучы, аны ихластан яратучы тамашачыларына, якташларына, якыннарыбызга, Кояшымның балакайларына, гаиләсенә.
 
Хәния апау, кан кәрдәшем, йөрәк парәм минем, без синең белән бербөтен идек шул. Икебез дә «Игезәкләр» йолдызлыгы астында туган, безнең уй-хыялларыбыз, тормышны ярату, туганнарыбыз өчен өзелеп тору, ата-ана хакларын хөрмәтләү, зурлау охшаш иде. Сау-сәламәт гомерләрдә, кулымнан килгәнне эшләп, син калдырган яктылыкны, нурыңны сүндермәскә иде. Якты истәлегеңнең утын сүндермичә, буыннан-буынга җиткерә алсак ярар иде, Иншаллаһ. Я, Ходай Тәгаләм, Кояшыма — оҗмах турләре, миңа җан тынычлыгы бирсәң иде калган гомерләрдә.
 
Апау, алтыным, безнең синең белән концертларыңда төшкән фотолар юк дәрәҗәсендә. Чөнки мин синең 4 сәгатькә якын барган концертыңда башым-аягым, уй-хыялларым, йөрәгем белән сиңа сокланып, яратып, моң дәрьяңа чума идем дә концерттан соң сине борчырга базнат итми идем. Анда сине сырып алалар да, синең яныңа үтә торганда түгел иде, ә үтәргә кирәк булган.»

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.07.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»