поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.04.2011 Мәдәният

Татар моңы тантанасы (ФОТО)

Казанда Рәшит Ваһапов исемендәге VII Халыкара татар җыры фестивале зур уңыш белән башланып китте.

“Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсын 3 елга бер үткәрсәң дә җитә, чөнки җырчы-вокалчыларны ел саен табып булмый, бәлки безгә юкны эзләп йөргәнче, вакытны сарыф иткәнче, булган талантларны күрергә, булганнарының кадерен белергә, аларны үстерергә вакыттыр”.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап үткәрелә торган Рәшит Ваһапов исемендәге VII Халыкара татар җыры фестивале ачылышында әлеге проект авторы һәм җитәкчесе, Р.Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды рәисе Рифат Фәттахов шундый фикер белән халык алдына чыкты.

“Аллага шөкер, җитәкчеләребез безне аңлый, яклый. Һәм менә без янә сәфәр чыгып, Татарстанның, Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең 30 төбәгендә булырга җыенабыз, шул исәптән Казакъстан, Украина, Финляндия, хәтта Америка Кушма Штатларына барырга хыялланабыз”, - дип искәртте ул һәм ярдәме өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка карата олы рәхмәт сүзләре әйтте.

Югары профессиональ милли сәнгатьне пропагандалауны төп максат иткән фестивальның бу концертында катнашучылар, нигездә, фестиваль кысаларындагы конкурсларда җиңүгә ирешкән яшь башкаручылар, исемнәре җыр-музыка сәнгате күгендә якты йолдызга әверелгән кунаклар чыгыш ясады: Татарстанның халык артисты, Россиякүләм һәм халыкара конкурслар лауреаты Альбина Шаһиморатова (ул - концертның көтелгән кунагы), Филүс Каһиров (фестивальның Гран-при иясе), Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, татар җырын сиптергән әрмән егете Аршак Алтунян, виртуоз аккордеончы Алмаз Әхмәтҗанов, Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” ансамбле, нәфис аяклары белән гүя чигү чиккән Казан хореография училищесы биюче кызлары, Башкортстаннан җырчылар Ришат Төхфәтуллин, Венера Юлгилдина, Руслан Сәйфетдинов һәм сәнгать осталарының башкалары. Матур традиция буенча, җырларның күпчелеге - мәшһүр Рәшит Ваһапов репертуарыннан, авторлары – халык, профессиональ композиторлар һәм шагыйрьләр, аерым алганда, Габдулла Тукай шигырьләренә язылганнары да бар.

Фестиваль ачылышына җыелган күп санлы татар интеллигенциясе вәкилләреннән М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, Казан консерваториясе профессоры, димәк, талантлы яшь буынга сәхнә сәнгате серләрен өйрәтүче, вокалчылар тәрбияләүче Зилә Сөнгатуллина “Татар-информ” хәбәрчесе сорауларына җавабында болай диде:

“Шушы фестивальда үскән сәләтле балалар музыка училищесына укырга керде, күбесе безнең консерваторияне тәмамларга тора, ни дисәң дә, фестивальның монысы инде 7 нчесе”, диде ул. “Тагын шуны әйтим: андый фестивальләр кирәк, чөнки репертуары затлы җырлардан тора - халык җырларыннан, профессиональ композиторларыбыз әсәрләреннән. Яшьләргә нәкъ шундый җырлар сеңүе бик әһәмиятле: читкә тайпылып, булыр-булмас җырлар белән вакланмас, вакытны юкка сарыф итмәс өчен кирәк”, - диде Россиянең, Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты З.Сөнгатуллина.

Ваһапов фестиваленда Гран-прига ия булган Филүс Каһиров кебегрәк өметле яшь җырчы шәйләнәме, дигәндә, Мөслим районыннан Азат Кәримовны атады. “Ул әле безнең консерваториянең беренче курсында гына укый, тавышы матур, ләкин әле эшкәртәсе дә эшкәртәсе. Ләкин һич кенә дә Филүсне яки башка җырчыны алыштырырлык дигән фикер калмасын иде, чөнки һәр тавыш, кеше йөзе кебек, кабатланмас, ягъни уникаль”, - диде профессор.

Концерт залын тутырып килгән милләттәшләр татарның чын җыр-моңнарына хисләнеп, күңелләренең иң нечкә кыллары тибрәнгәнгә иркәләнеп, җанына җим җыйды. И агылды татар моңы, и түгелде! Әле дә ярый шулай, дигән төсле, халык дәррәү кубып, һәр сәнгатькәрне кабат сәхнә түренә чыгарга мәҗбүр итеп алкышлады, чәчәкләр китерде. Альбина Шаһиморатова белән Филүс Каһиров дуэтыннан соң аягүрә басып кул чапты һәм, шул басудан утырмый, Г.Тукай шигырен халык үзе көйгә салган Филүс башкаруындагы “Туган тел”не күңеле тулып тыңлады.

Шул рәвешле, 2004 елда нигез салынган Ваһапов фестивале, Европа белән Азия буйлап, инде Америкага кадәр җитеп халкыбызны барлый, ил-халыклар арасында татар җыр-моңнарыннан күпер сала. Хәерле юл сиңа, фестиваль!

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

Александр ЭШКИНИН фотолары.

 


Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА
Татар-информ
№ --- |
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»