|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2023 Авыл
“Сыерларны елый-елый саттык”Җәйге сезонда сыерларның сөте арта. Әмма акча эшләп калам, дип өметләнергә дә юк... Бәяләр кабат түбән тәгәри. Инде кайбер авылларда 14 (!) сумнан җыялар икән. Кибет киштәләрендә генә сөт бәясе арта бара. Сөт бәяләрен контрольгә алучы юк. ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да: “Теге яки бу бәядән түбән төшермәскә, дип шарт куймыйбыз, ә тәкъдим генә итәбез”, — дип әйтә. Сөт җыючыларның үз сүзе: “Якын-тирәдә сөтне алучы эре комбинатлар юк”, “Илтергә ерак”, “Чыгымнар күп”, “Җәен сөт тиз әчи”... Сөтне очсызга алу өчен сәбәпләр табылып тора, кызганыч, чишелеш юллары гына юк. Гадәттәгечә, сөт проблемасы белән авыл кешесе берүзе кала.
— Печән, ашлык хакы үсә — сөт бәясе төшә. Авылда әллә ни эш урыны юк. Бераз акчасы ярар дип, электән дүрт-биш сыер асрый идек. Җәен сөт бәясе 14 сумга төшкәч, икесен елый-елый саттык, — ди Чүпрәле районыннан бер апа...
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|