|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2023 Җәмгыять
Бүген армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулаБүген совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, армия генералы, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тула. Ул 2019 елда 96 яшендә вафат булды. Мәхмүт Әхмәт улы Бөек Ватан сугышы турындагы хәтер белән бәйле барлык нәрсәләрнең җаны һәм эмоциональ үзәге иде – ул үз гомерендә әлеге темага багышланган 250дән артык фәнни һәм публицистик хезмәт бастырып чыгарган.
«Без тикмәгә яшәмәдек, юкка гына көрәшмәдек», - дигән сүзләрен китерә Мәхмүт Гәрәевнең Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Армия генералы герой-шагыйрь Муса Җәлилнең керсез исемен кире кайтару өчен күп эшләр башкарды. Нәкъ менә аның немец коллегалары ярдәмендә Җәлилне кулга алу һәм җәзалап үтерү турындагы Гитлер командованиесе боерыклары табылды һәм батырлыгы документлар белән расланды.
«Уртак тарих турындагы хәтер халыкларны берләштерә, ә аның булмавы – аера...», - дигән Мәхмүт Әхмәт улы, фальсификациягә каршы бергәләп каршы торырга чакырып.
--- |
Иң күп укылган
|