поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
22.07.2023 Киңәш-табыш

Кыяр корый. Нишләргә?

«Әле июль ахырына да җитмәдек, кыяр сабаклары инде кибә-корый, саргая башлады». Соңгы араларда бакчачылар арасында шундыйрак сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әле бер атна элек кенә ямь-яшел утырган кыярлар ни өчен кинәт кенә ямьсезләнеп, төссезләнеп киткән соң? Белгечләр моның сәбәпләрен һәм аннан котылу юлларын болайрак аңлатмакчы.

Су дөрес сибелмәгән.

Суны аз сипкәндә дә, артык күп булганда да кыяр үсентеләре шиңә, корый.
 
! Кыяр түтәлләренә еш, әмма бик күп сипмәскә кирәк. Атнасына 2–3 тапкыр, бер төпкә 5–6 литр чамасы су сибелсә, шул җитә.
 
Дөрес тукландырмау.
 
Үсентеләр тукландыру җитмәсә дә, чамасын белми ашлаганда да корый.
 
! Иң яхшысы – утыртканда, һәр чокырга ярты чәй кашыгы күләмендә нитроаммофоска салып калдыру. Ә инде чәчәк атканнан соң, шушы ашламаның эремәсен (10 литр суга 2 чәй кашыгы исәбеннән) сибү әйбәт булачак.
 
Сорты шундый.
 
Үсентеләрнең гомере чикләнгән. Сортына карап, 2,5–5 ай чамасы яши алар. Мәсәлән, «ультраранний» сортлар соң өлгерешлеләренә караганда күпкә тизрәк картая.
 
! Җәй башыннан кара көзгә кадәр табыныгыздан кыяр өзелмәсен өчен, орлыкларның барысын да берьюлы түгел, ә берничә этапта чәчәргә, төрле вакытларда өлгерә торган үсентеләрне үстерергә кирәк.
 
Корткычлар.
 
Кыяр өчен иң хәтәре – үлән бете һәм үрмәкүч талпаны.
 
! Үлән бетеннән котылыйм дисәң, 1,5 л суга 10 мл «Искра Био» препаратын салып болгатыгыз һәм зыян килгән үсентеләргә бөркегез. Шулай эшкәрткәннән соң инде 3–4 көн узуга ук уңышны җыеп булачак.
 
! Үрмәкүч талпанын юкка чыгару өчен, 1 литр суга 8 мл «Акарин» препаратын салып болгатыгыз. Бөркегәндә, яфракларның аскы өлешенә күбрәк игътибар итегез. Препаратның тәэсирен көчәйтү өчен үсентеләргә тәмәке тузанын да бөркергә мөмкин.
 
Кара черек.
 
Гадәттә нәкъ менә шушы гөмбәчек авыруы (аскохитоз) үсентене корыта. Иң элек сабагында соргылт төстәге суланып торган таплар пәйда була. Шуннан соң алар, агарып, бөтен сабакка тарала. Үсенте яфракларының кырыйлары шиңеп, коңгырт төскә керә, кыярлары кибә.
 
! Чирнең беренче билгеләре күренүгә, түтәлне «Браво» фунгициды белән эшкәртегез (инструкциясе буенча). 10–14 көннән соң бу эшне янә кабатларга кирәк. Игътибар! Фунгицид белән эшләгәннән соң 20 көн узгач кына кыяр уңышын җыеп алырга мөмкин булачак.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.07.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»