поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.04.2011 Мәдәният

Бер генә роль

Театр училищесын 1983 елда тәмамлаган бу талантлы курсны мин бик яхшы хәтерлим. Алар арасында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Кариев театры директоры Роберт Мортазин, танылган драматург Данил Салихов, телевидение режиссеры Рифат Йосыпов, драматург Гафур Каюмов, Татар конгрессы белгече Илдар Миңгәрәев бар иде. Барлык курстан өч кенә кеше актер һөнәрен сайлады: Камал театрында Венера Шакирова, Уфа «Нур» театрында Лениза Гайнетдинова һәм Чаллы театрында Рафил Сәгъдуллин.

Кыскарак буйлы, артык чибәр дә түгел бу кеше бүген театрның әйдәп баручы актерларыннан берсе. «Корт», «Саран», «Абага алмасы ачы була» спектакльләрендәге тормышчан образларына Рафил шактый озак барды. Төрле жанрдагы, төрле характердагы әлеге рольләрдә тамашачы алдына гаҗәеп дәрәҗәдә гади (билгеле булганча сәхнәдә гади булып калу бик авыр), табигый, тормышчан кеше килеп баса – сокланып туя алмыйсың. Сәгъдуллин беркайчан да тышкы үзгәрешләргә омтылмый. Ул геройның үсешен эчке кичерешләр аша чагылдыра. Геройларының көчле хис-кичерешләрен тамашачыны тетрәндерерлек итеп, кыска, шул ук вакытта тыйнак эчке көч һәм психологик төгәллек белән ачып бирә.

 

Рафилнең иң яхшы рольләреннән берсе – Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» драмасы буенча куелган спектакльдә Насыйбулла образы. Актер үз героеның күңел халәтен ачу өчен бик күп төрле сәнгати сурәтләү чараларын файдалана. Тыштан ул бик тыныч күренә. Бары тик янып торган күзләре генә хисләрен ачып бирә.

 

... 86 яшьлек бөкре бер карт бүлмә буенча ашыкмыйча гына йөренеп тора. Ул өзлексез Лаврентий кушаматлы (бу исем аңа очраклы гына бирелмәгән) песие белән сөйләшә. Сиксән алты ел эчендә картка нинди генә газаплар кичерергә туры килмәгән. Бер кеше башына төшкән шуның кадәр сынауны үтә алган әлеге картның батырлыгына, рухи көченә гаҗәпләнәсең. Аның сынмавы-сыгылмавына, алай гына да түгел шаянлыгын, елмаю сәләтен югалтмавына, тормышны яратуына, зирәклегенә сокланмый мөмкин түгел.

 

Насыйбулла Сталин репрессияләре вакытында яшәгән. Бу чорның бөтен «яхшылыклары»н да күргән ул –хыянәт, донос, төрмә, соңрак фронт, штрафбат, немец тоткынлыгы, концлагерь, сугыш бетүе һәм тагын бер тапкыр Совет концлагере, ачлык, җәзалар, мыскыллаулар... Һәм барысы да бер кеше гомерендә! Ә ул, бернигә дә карамастан, үлемгә бирешмәгән, кеше булып кала алган.

 

Әлеге трагик сюжет режиссер (Фаил Ибраһимов) һәм актер тарафыннан төрлечә бирелә – хәзерге вакытта һәм хатирәләрдә. Хатирәләрендә Насыйбулла (аның яшь чагын Илфат Әскәров уйный) сөйгән кызы Гөлгенә, үз өстеннән донос язган Тәхау, бергә тоткынлыкта булган танышлары, төрмә каравылчылары белән очраша. Спектакльдә татар, немец көйләре яңгырый. Артист кыйналып яшәүче тоткын хәлен бик яхшы күрсәтә.

 

Хәзер исә Насыйбулланың йөзеннән хәйләле елмаю китми. Ул чукрак булып кылана. Ләкин журналист белән очрашырга кирәклеген белгәч, аның йөзе үзгәреп китә. Карт куркып кала, борчыла башлый. Очрашу барышында Насыйбулла тагын бер үзгәреш кичерә. Журналист кулга алыну, әсирлек, концлагерь турында сораулар биргәч, картның карашы моңсулана, тирәнәя. Мәгълүм ки, күзләр һәрвакыт кешенең эчке халәтен чагылдыра. Насыйбулла тыныч кына, эчке сызлану белән күргән газаплары турында сөйли. Аның сөйләвен тыңлаганда уйга каласың: бу кеше бит немецлар ягына чыга, Америка солдатлары тарафыннан азат ителгәннән соң алар белән китә дә алган. Ләкин ул Совет хакимияте тарафыннан күпме изелсә дә, туган илен сатмый. Үзе әйтүенчә: «Мин туган авылым, әнием, Гөлгенәм өчен сугыштым».

 

... Менә ул бөтен газаплы хатирәләрен «оныта» да, мәхәббәт турында сөйли башлый. Картның йөзенә якты, шул ук вакытта тыйнак елмаю куна. Бу елмаюда никадәр сөю, күпме дәрт чагыла. Тамашачы хисләр ташкыны астында кала. Сөйләшү барышында Насыйбулланың кызып китә алуын да күзәтәбез. Суверенитет өчен көрәш турында сүз чыккач, ул кабынып китә. Кулларын селки-селки, карт: «Нигә кирәк ул миңа?! Коммунизм да, социализм да, капитализм да кирәк түгел миңа. Үзем теләгәнчә яшисем килә!» – дип кычкыра. Идеологик сәясәт аркасында мең газаплар кичергән кешенең сүзләре бу! Спектакльне караганда мин үз вакытында танылган шәхес – журналист, сәламәтлек саклау, юстиция наркомы урынбасары Мәхмүт Бөдәйлине искә төшердем. Ул да өч тапкыр 1930, 1938, 1948 елларда кулга алына, 19 ел гомерен төрмәдә үткәрә. Ул безнең таныш иде. Бервакыт аннан ничек исән калуы турында сөйләвен үтендем. Мәхмүт абый елмайды да, «Мин кыйналган вакытта юләр булып кыландым. Иң авыр вакытларда да үземне көләргә мәҗбүр иттем», – диде. Димәк, Насыйбулланың тормыштагы прототибы Мәхмүт Бөдәйли дә була алыр иде. Ул гына түгел, шулай ук Хәсән Туфан да, башка меңләгән кешеләр дә.

 

Насыйбулланы батыр, көчле рухлы, зирәк, сабыр, тормыш сөючән итеп сурәтли алган өчен Рафил Сәгъдуллинга бик зур рәхмәт.


Ильтани ИЛЯЛОВА
Сәхнә
№ 4 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»