поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.04.2011 Мәдәният

Яз китерә кошлар...

Самара өлкәсе башкортлары үзләренең милли “Карга-туй” бәйрәмнәрен Самараның Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда билгеләп үттеләр.

Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта.

 Сагындырган

Туып-үскән җирләре.

 

Соңгы елларда "Карга туй" бәйрәме халыкка кайтарылып, ул һәр яз саен үткәрелеп килә. Менә быел да өлкә һәм шәһәр “Башкортлар Королтае” оешмасы, Самараның Халыклар дуслыгы йорты оештырган “Карга туен”да да үзешчән башкорт коллективлары, Башкортстан артистлары катнашты.

 

Матур итеп, бәйрәмчә бизәлгән Мәдәният сараеның дүртенче катындагы фойеда өлкәбез башкортлары яшәгән төбәкләрнең табигатен тасвирлаган картиналар күргәзмәсе, милли ризыклар белән тулы өстәлләр, диварларга эленгән чигүле сөлгеләр, идәндә башкорт хатын-кызларының тырыш куллары белән тукылган паласлар, хәтта тары боткасы белән тулы казан һәм аның янында чыжлап утыручы самовар да бар иде.

 

Борынгыдан килгән гореф-гадәт буенча бу көнне башкортлар тары боткасын пешереп үзләре дә ашаганнар, шулай ук аны кардан арчыла башлаган җиргә салып, җылы яклардан килгән кошларны да сыйлаганнар. Халыкта “карга боткасы” ашаган кеше ел буена сау-сәламәт була, дигән ышану яшәгән. Бу көнне кызлар тирә-юньдәге агачларны яулыклар, төрле төстәге тасмалар, төймәләр белән бизәгән арада егетләр кычкырышып кошларны дәшә торган булганнар.

 

Кышкы чатнама суыклардан соң кояш нурлары астында изрәп яткан җирнең, гөрләвекләре белән яңаруга-яшәрүгә йөз борган табигатьнең уянуын халыкны ачлыктан коткарырга килгән кара каргалар белән бәйләгәннәр. Матур, кояшлы көннәрне дә каргалар алып килә, дип ышанганнар. Шуңа күрә кара карга изге кош булып саналган. Ә “Карга туе” бәйрәме шушы изге кошларны хөрмәтләп каршы алу бәйрәме буларак уздырылган.

 

Залны тутырып килгән халыкка тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итүчеләр шактый күп булды: Самара өлкәсе “Башкортлар Королтае” башкарма комитеты рәисе Сафиулла Вилданов милли җәмгыять активистларына “Рәхмәт хатлары” тапшырды. Шәһәр милли башкорт оешмасы рәисе Фәридә Сафина, “Ыргыз” башкорт газетасы мөхәррире Сәлимә Краснова-Игенбетова, Самара өлкә хөкүмәте аппаратының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр тоту идарәсенең милли мәсьәләләр буенча консультанты Надежда Осипова, өлкә Халыклар Дуслыгы йорты директоры Дмитрий Мюльбах әйткән җылы сүзләрдән соң, язның икенче ае башлануына карамастан, өелеп яткан карлар да эреп агар сыман булып тоелды.

 

Самара төбәге башкортлары тарафыннан үткәрелгән бер генә бәйрәм дә, чара да Башкортстан Республикасы вәкилләре катнашыннан башка узмый. Быелгы “Карга туе”на да аннан мөхтәрәм кунаклар килгән иделәр. “Бөтендөнья башкортлары Королтае” башкарма комитеты рәисе Илгиз Солтанморатов үзенең тәбрикләвендә: “Быел зыялы тарихчыбыз Әхмәтзәки Вәлидинең тууына 120 яшь тула. Ул үткән гасырның егерменче елларында Төркиягә китәргә мәҗбүр була һәм китәр алдыннан милләттәшләребезгә: “Телегезне, динегезне онытмагыз, аны якларга көчегезне жәлләмәгез, балаларыгызны милли рухта тәрбияләгез”, дип васыять әйтеп калдыра. Ә сез үзегезнең тарихи ватаныгызда яшисез һәм телегезне, динегезне сакларга тулы хокукыгыз бар” - диде. Сүз ахырында Илгиз әфәнде “Бөтендөнья башкортлары Королтае” исеменнән Самара өлкә милли оешмасының башкарма комитеты әгъзалары Габделхәй Усмановка, Камилә Шәйхелисламовага Мактау грамоталары тапшырды.

 

Самара Җәмигъ мәчетеннән бәйрәмне тәбрикләргә килгән Иршат хәзрәт Сафин әйткән сүзләр аеруча мәгънәле булып яңгырады: “Татар-башкорт халкы Идел өстендә очкан бөркетнең ике канатын хәтерләтә. Дине дә, тарихы да бер булган ике мөселман халкы бердәм булып, гел милли рухта яшәргә, бәйрәмнәргә милли киемнәр киеп килергә, мәчет юлына тузан төшермәскә тиеш”, - диде Иршат хәзрәт.

 

Әйе, шушы бөркетнең канатын каермыйча, җанын кыйнамыйча, кайгыларны, шатлыкларны тигез бүлешеп, бергәләшеп дуслыкта, татулыкта яшәргә Ходай насыйп итсен иде.

 

Рәсми бүлектән соң бәйрәм концерты башланды. Большая Черниговка районының Таллы авылыннан килгән “Туган моңнар”, “Кыңгыраулар” төркемнәре тамаша башланганчы ук җырлап-биеп халыкның күңелен ачкан иделәр инде. Бәйрәм концертын да үзләренең матур чыгышлары белән бизәделәр. Большая Глушица районының “Яшьлек” үзешчән төркеменең җыр-биюләрен дә тамашачы бик җылы каршы алды.

 

Ә Самараның Рәүдә Шәймәрданова җитәкчелегендәге “Ләйсән” ансамбленең чыгышын аерым билгеләп үтәсе килә. Матур костюмнар кигән башкорт кызларының дәртле биюләре барысының да игътибарын җәлеп итте.

 

“Концертны алып баручы егет белән кызның русча сөйләүләре генә бераз күңелне тырнап торды. Икесенең берсе булса да туган башкорт телендә сөйләсә, сөйкемлерәк килеп чыгар иде”, - дип үз фикерен җиткерде “Азан” газетасының баш мөхәррире Шамил Галимов.

 

Башкортстан филармониясенең атаклы “Караван-Сарай” төркеме дә Самара башкортларын бәйрәм белән котларга килгән иде. “Урал бөркетләре”нең дәртле моңнары, курай белән бергә үрелеп барган заманча эстрада музыкасы бәйрәмгә килгән һәр кешенең дә йөрәкләренә ялкын салды, минемчә.

 

Ансамбль башкарган халык һәм эстрада җырларында башкортларның бөтен асыл сыйфатлары, бай рухи хәзинәсе бик яхшы чагыла.

 

Егетләрнең:

 

Атым бар, йөгәнем юк,

Дәртем бар, дәрманым юк

Атым да бар, дәртем дә

 бар,

Ләкин сөйгән ярым юк,

- дип җырлауларына каршы: “Сөйгән ярларыгыз булмаса, башкорт кызларының иң чибәрләре Башкортстанда түгел, ә Самарада. Килегез дә сайлап алыгыз", - дип әйтәсе килә.

 

Тамаша ахырында халык түзмәде, Башкортстан егетләре уйнаган бию көйләренә йөгереп чыгып биергә үк кереште.

 

Бу көнне яңгыраган курай, кубыз, думбра, гармун моңнары, матур башкорт биюләре, җырлары тамашачы хәтерендә киләсе “Карга туена” кадәр калыр, дип өмет итик. Ә киләсе бәйрәмгә башкорт туганнарыбыз тагын да бердәмрәк булып, туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен, диннәрен саклауда алга таба, һичшиксез, яңа адымнар ясарлар дигән ышаныч бар.

 

 

 

 

“Бөтендөнья башкортлары Королтае” башкарма комитеты рәисе Илгиз СОЛТАНМОРАТОВ.

 

 

Карга-туй боткасы бигрәк тәмле.

 

 

Ильмира ШАКИРОВА һәм Регина ЛАТЫЙПОВА.


Зөлфия ВӘЛИӘХМӘТОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»