поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
10.04.2011 Юмор

“Даһи публицистларның” яраткан сүзләре

Басма матбугатта эшләүче һәр кеше иртәме-соңмы редакцияләр коридорларын таптап йөргән графоманнар белән очрашырга, алар белән хат алышырга, телефоннан озаклап сөйләшергә һәм аларның түбәндә китерелгән сүзләрен тыңларга яки укырга мәҗбүр кала.

– Менә дигән әйбер язарга җыенам әле сезгә. Бер унлап бит булыр ул... Юк, әле язмадым... Бәлки, унбиш битләп тә булыр. Бик көчле әйбер булачак ул! Бөтен кеше ябырылып укыячак аны...

– Мин инде карт кеше. Миңа күп кирәкми. Шушы хатирәмне генә бастырсагыз, тыныч кына үләр идем...

– Мондый материалларны хәзер чыгармыйсызмыни?.. Минем мәкаләләремне бастырмыйча, сез бик күп укучыларны югалтачаксыз бит… Тиражыгыз булмау гаҗәп түгел.

– Минем мәкалә кебек җитди әйберләрне чыгармыйсызмыни хәзер? Сезне сары гәҗит дип әйтүләре хак икән...

– Минем кебек кыю язучыларны бастырырга куркасыз шул сез...

– Мин үзем дә күп еллар газетада эшләгән кеше. Редактор булып та эшләргә туры килде. Газета эшен яхшы беләм. 1975 елда нәшриятта художник булып эшләгән Фәлән Фәләновны да беләм әле. Ишеткәнең юкмыни? Бик яшь шул әле син!..

– СИН үзең каян килдЕҢ соң? Ничә ел эшлиСЕҢ? СИНЕ хәтерләмим мин...

– Минем язмаларның башкаларда беркайчан да алай озак ятканы булмады!..

– Нигә бастырмыйсыз? Аның (язманың герое) нинди яхшы кеше икәнлеген белмисең! Андый кешеләр бик сирәк хәзер. Уйлап кара: ул бит инде 30 елдан артык гел җитәкчелек эшендә!..

– Бастыруны озакка сузмагыз, зинһар. Киләсе атнада минем юбилей була...

– Гали Галиевне сез гел чыгарасыз. Монда миңа гына мөнәсәбәт начар. Редакциягездә мине дошман итеп күрүче кешеләр бар...

– Бу язма башка гәҗиттә чыкса соң? Ул бит башка гәҗит!..

– Бу язма башка гәҗиттә чыкса соң? Ул бит анда ике ел элек чыкты!..

– Ул кеше турында инде язып чыксагыз соң?! Мин бит аны икенче төрле яздым!..

– Я татарским плохо владею. Вы сами переведите на татарский, пожалуйста. Вот фотографии.

– Бер хәрефенә дә тимәгез!..

– Мәкаләмне кыскартуны үземне хөрмәт итмәү дип саныйм...

– Ничек инде озын язылган? Кыска язарга мин бит журналистикада 20 елдан артык хезмәт куйган кеше! Мине бөтен республика белә!..

– Мин моны болай гына калдырмыйм. Мин – фәлән берлек әгъзасы!


---
Матбугат.ру
№ --- | 10.04.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»