|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.07.2023 Хәвеф-хәтәр
Фаҗигадә атказанган тренер һәлак булганКропачево - Мәсәгут - Әчит автоюлында, Малояз авылы янында йөк фурасы, КамАЗ һәм ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә «Хундай Санта Фе» йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән ашыгыч медицина ярдәме машинасында вафат булган. Төрле җәрәхәтләр белән «Тойота Рав 4» шоферы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итә. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланды. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.
"Вконтакте" социаль челтәрендәге "Салават җирендә" төркемендә хәбәр ителгәнчә, авариядә Малояз авылы ДЮСШ тренеры Олег Ханов һәлак булган. Аңа ике атна элек 63 яшь тулган.
"Олег Рәисович искиткеч педагог, волейбол буенча яхшы тренер иде. Аның тәрбияләнүчеләре Башкортстанда финал ярышларында призер булды, — диелә хәбәрдә. - Мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз".
Фото: pxhere.com
Автор: Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|