поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.04.2011 Авто

40лылар бетә

Юлдагы камералар арта, аның каравы тизлекне чикләүче юл билгеләре кимеячәк. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов йөртүчеләргә әнә шундый хәбәр җиткерде.

Быелның өч аенда гына да республикада 850 меңнән артык кагыйдә бозу очрагы теркәлгән (узган елгыдан бу 22 процентка күбрәк). 450 меңен камералар ярдәмендә ачыклаганнар. Шулардан 366 меңе – тизлек арттыру, 22 меңе – кызыл утка туктамау, калганы исә машинаны ярамаган урында калдыруга бәйле.

 

Тәртипкә өйрәнәбез

 

"Камералар булмаган вакытны искә төшерик әле. Тизлекне 60тан арттырырга ярамаган урында бездә 100 белән чабалар иде. Шуңа күрә 40лы билгеләр куярга туры килде, – диде ул. – Хәзер исә Казанда 60-70 белән йөри башладылар. Шуңа күрә шәһәрдә тизлекне 40тан арттырырга рөхсәт бирмәгән юл билгеләрен алырга уйладык. Республика юлларында да шундый эш алып барылачак һәм һәркайда диярлек 90 белән йөрергә мөмкин булачак".

 

Хәзерге вакытта Татарстанда тизлек һәм светофорга туктау-туктамауны тикшерә торган 600гә якын җиһаз эшли. Боларга 20 "Паркон" системасын һәм 500 "ялган" җиһазны да (болар антирадарга сигнал җибәрә, әмма штраф "җибәрми") өстәсәң, соңгы вакытта юлларда машиналарның ни өчен акрынрак хәрәкәт итүен аңлавы кыен түгел. Озакламый штраф билгеләүче җайланмалар тагын да өстәләчәк. "Паркон"нар исә Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә дә пәйда булачак. ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов әйтүен­чә, хезмәткәрләрнең эше болай да күп. Шуңа күрә төп йөкне автомат җиһазларга тапшырмакчылар. "Киләчәктә инспекторлар кагыйдә бозуларның 15-20 процентын гына ачыкларга тиеш, – диде ул. – Аларның төп эше – юл хәрәкәтен көйләү. Шуңа күрә машиналардагы тизлек үлчәү җиһазларын да сү­тәчәкбез".

 

Ә менә "бәхет хаты" алучылар артырга мөмкин. "Кыш көне һава торышы руль артында утыручыларның каеш эләктерү-эләктермәвен ачыклавы авыррак булды. Хәзер исә күренәчәк. Киләсе атнадан җәяүлеләргә юл бирмәгән йөртүчеләргә дә "бәхет хатлары" җибәрә башлаячакбыз. Иң зур хыялым: заманча җиһазлар ярдәмендә салмыш йөртүчеләрне ачыклау, – диде баш инспектор ике көн элек узган матбугат очрашуында – Ә радар алучыларга рәхмәт. Чөнки алар йөртүчене кагыйдә бозудан саклый. Тик бу җиһазларны урлыйлар шул. Моны булдырмауның бер генә юлы бар: ЮХИДИ идарәсе башлыгы кебек, ягъни минем шикелле, кагыйдә бозмыйча йөрегез. Проблемалар булмас. Чит илләрдә кагыйдә бозган баш инспекторларны эштән куялар. Ә минем эшсез каласым килми". Элек исә андый хәлләр булгалаган һәм Миңнехановка да дүрт "бәхет хаты" килгән. Баш инспекторга хәтта министрлар да зарлана икән. Әйтик, берсенә бер көн эчендә 8 квитанция килгән. "Түләргә туры килә, – диде Миңнеханов. – Барыбыз да тигез".

 

"Искә төшерерсез әле"

 

Берничә көн элек "Россия юлларының иминлеге өчен" үзәге, зур шәһәрләр арасында иң куркыныч юллар – Казанда, дип белдергән иде. "ВТ" Рифкат Миңнехановның бу рейтингка мөнәсәбәтен сорашты. "Әйе, проблемалар бар, әмма башкалар белән чагыштыра алмыйм, – диде республиканың баш инспекторы. – Дөрес, без түрәләргә меңнән артык кисәтү юлладык, 300ләбенә җәза бирелде. Юллар яхшы булса, бу саннарның берсе дә яңгырамас иде. Әмма мәсьәләнең башка ягы да бар. Безгә Универсиада да, яхшы юллар да бер үк вакытта кирәк. Казанда узган гасыр ахырыннан бирле зур төзелешләр бара. Шәһәрдә нинди зур йөк машиналары йөри! Юллар исә андый авырлыкка исәпләнмәгән. Әгәр бүген миллиардлаган сум сарыф итеп, аларны төзекләндерәбез икән, иртәгә ул юллар тагын җимереләчәк. Тагын бераз түзик – 2013 елга юллар әйбәт булачак. Минем сүзләремне искә төшерерсез әле!.. Дөрес, аннары 2018 елга әзерләнә башлаячакбыз".

 

P.S. Быелның өчен аенда Татарстан юлларында 869 авария булган. 1152 кеше җәрәхәт алган, 89 юлчының гомере өзелгән. Барлык саннар да узган елгыдан азрак.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 62-63 | 08.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»