поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
15.07.2023 Фаҗига

Су яратулары харап иткән: Мишә елгасында ир белән хатын һәлак булган

Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең яллары фаҗига белән тәмамланган. Алар ял көннәрен сулык янында уздырырга булганнар. Бу урын Шәле авыл җирлегендә ике бакча ширкәте арасында урнашкан.

Йомшак ком, матур табигать, саф һава һәм тынлык күпләрне, бигрәк тә шәһәр халкын, Мишә яр буйларына җәлеп итә.8 июль көнне бер яшь гаилә елга буенда ял итәргә булган. Бу аларның гомерләренең  соңгы көне була, дүшәмбе иртәсенә алар  икесе дә  исән булмый инде. Ләкин бу хакта беркем дә белми кала, бәхетсезлек очрагы килеп чыккан, дип кем уйласын.  Ир белән хатынны Фидаил Әхмәтшин ерактан ук күреп алган, ул да  эссе булганлыктан шәһәрдән су коенырга кайткан була.
 
– Якшәмбе көнне төштән соң алар палатка җыеп, өстәл кордылар. Алар талашмадылар, шаулашмадылар, – диде ул.
 
Берничә сәгатьтән соң ул китә, ә пар шунда кала. Фидаил Шәледән булганга, биредәге урыннарны яхшы белә: уңайлы, комлы яр, матур табигать. Ир-ат хатыны белән ике көннән соң, сишәмбе көнне кабат монда килә. Алар елга буенда яткан бамперны күреп алалар. Нәрсәдер булган ахыры, дип ир-ат шул палатка янына бара, әмма аның янында беркем дә булмый, ул өстәлдә кибеп беткән ризыкларны, әле ачылмаган сулы шешәләрне күреп ала.  Монда күргәннәрдән чыгып, аларның китәргә җыенмауларын аңлавы кыен булмый, әмма үзләре кайда соң? Нәрсәдер булган дип фаразлый ир-ат. Танышы аша Фидаил Әхмәтшин полициягә шалтырата. Су төбен тикшергәндә, водолазлар төнлә судан  биш метр тирәнлектән машина тартып чыгаралар. Аның эчендә ике кеше табыла.
Ачыкланганча, аларның мәетләре  бер тәүлектән артык шунда яткан.  Машинадагы видеорегистратор билгеле бер ачыклык кертергә мөмкинлек биргән.
 
– Алар уянгач машинага утырып, бакча ширкәтенә таба киткәннәр. Кире кайтканда яр кырыенда туктый алмаганнар, машина белән идарәне югалтканнар һәм елгага  барып төшкәннәр. Бәлки, газ һәм тормоз педальләрен бутаганнардыр, – дип аңлатма бирде Питрәч районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлегенең өлкән инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Роман Закалов. 
 
Мөгаен алар  машинадан чыгарга да тырышканнардыр, әмма булдыра алмаганнардыр. Елганың бу урыны бик тирән була, өстәвенә транспорт чарасы түбәсе белән әйләнеп капланган.
 
1989 елда туган ир-ат һәм 1986 елда туган хатын-кыз суда  батып үлә. Алар Казанда яшәгәннәр. Һәлак булган хатын-кыз социаль челтәрләрдә ире белән елга, күлләр һәм диңгезләр фонында  төшкән күпсанлы фотолар урнаштырган: Казанда Зур Лебяжье, Марий Эл республикасында Яльчик күле, Сочида Адлер, Төркиядә Алания. Локацияләренең берсендә Питрәчнең Гильдеево авылы да бар. Кыз бер  ел элек табигатьтә төшкән фотолар сериясе астында, “Тылсымлы ял көннәрендә” дип язып куйган: пар  учак янында кулга кул тотынышып тора, үрдәкләр йөзгән елгадан балык тоталар. Фотолардан күренгәнчә, алар су буенда ял итәргә бик яратканнар һәм шунда коточкыч үлем белән һәлак булганнар. Бу кешеләр үзләрен коткарыр өчен нинди тырышлыклар куйгандыр? Без инде моны беркайчан да белмәячәкбез. Нәкъ менә шундый фаҗигаләр һәркемгә сабак булырга һәм  иң мөһиме, кайда гына булсагыз да, вакытыгызны сыналган, тикшерелгән урыннарда гына үткәрергә, һәрвакыт, беренче чиратта, үз иминлегегез турында уйларга кирәклеген исегезгә төшерсәгез иде. Бер секундта җибәрелгән хата аркасында, кешене инде берни дә кире кайтара алмый.
 
Люция Сираҗиева,
 
Фото социаль челтәрләрдән алынды.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.07.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»