|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2023 Җәмгыять
"Беренчесе иртүк туса, өченчесе төн җиткәндә генә дөньяга килде"
Зәйдә яшәүче Мария Новокуповага 15 июньдә 100 яшь тулган. 60 еллык хезмәт стажы гына да үзе ни тора! Акушер булып эшләгән елларын әби әле хәзер дә сагынып искә ала. — Үз гомеремдә ике тапкыр 3 игезәк бала таптырдым, — ди Мария апа. — Алар хәтеремдә бик яхшы саклана. 1950 елда Утяшкино авылында өч малай — Саша, Володя, Петя дөньяга аваз салды. Өчесе дә бер-берсенә шулкадәр охшаган иде. Беренчесе иртүк туса, өченчесе төн җиткәндә генә дөньяга килде. Әниләре бутамасын өчен, тукымага балаларның исемен язып, муеннарына элдем. Икенче очрак Зәйдә булды. Әни кеше карынында ничә бала йөрткәнен белмәгән. Ике кызы туып, тагын бер сабые барлыгын әйткәч, ул хәтта чак аңын югалтмады. Мин таптырган сабыйлар хәзер үзләре дә олыгаеп барадыр инде. Бөтенесен дә күрәсем килә. Алар бит миңа аеруча якын кешеләр.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ |
Иң күп укылган
|