|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2023 Криминал
Танышын балта белән чабып үтергән Актаныш кешесенә җинаять эше ачтыларТатарстанда кеше үтерү турында җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүче – Актаныш районында яшәүче 33 яшьлек ир-ат, дип хәбәр иттеләр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, фаҗига 9 июльдә Актаныш авылында Тынычлык проспектындагы йортта була. Анда ике ир-ат арасында бәхәс чыккан һәм аларның берсе икенчесен алты мәртәбә балта белән чапкан. Зыян күрүче вафат булган, дип яза Татар-информ. Шикләнелгән кеше тоткарланган, ул үз гаебен тулысынча таныган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|