|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2023 Хәвеф-хәтәр
Янгын чыгу сәбәпле, Шайдуриха авылында яшәүчеләрне эвакуациялиләрСвердловск өлкәсенең Невьянск шәһәр округы Шайдуриха авылында яшәүчеләрне янгын аркасында эвакуациялиләр, дип хәбәр итә ТАСС. «Табигый янгын сәбәпле куркынычсызлык максатларында Шайдуриха авылы халкын вакытлыча эвакуацияләү турында карар кабул ителде. Моның өчен муниципаль хакимият Невьянскидан өч автобус җибәрелде, алар кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктына илтәчәк», – дип китерә хәбәрне Татар-информ. Билгеләп үтелгәнчә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Губернатор Евгений Куйвашев кушуы буенча хәлне өлкә табигый ресурслар һәм җәмәгать иминлеге министрлыклары аерым контрольдә тота.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|