|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.07.2023 Криминал
Түбән Камада мәктәп укучысы әнисенең картасыннан мошенникларга 100 мең сум күчергәнТүбән Камада мәктәп укучысы уендагы тәңкәләр өчен мошенникларга әнисенең картасыннан 100 меңнән артык акча күчергән. Бу хакта Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ачыкланганча, яшүсмернең телефонына онлайн-уен куелган булган, бу уенның үзенең төркеме бар. Анда уенда бушлай тәңкәләр тарату турында хәбәр куелган була. Малай таныш булмаган кешегә яза, ә тегесе әти-әнисенең телефонын алырга һәм акча күчерергә куша.
Малайның әнисе сүзләренчә, кичә улы «уеннан алтын тәңкәләр йөкләп алу» өчен телефонын сорап торган. Озакламый аңа 29 999 сум акча күчерү турында хәбәр килә, тик әлеге операция өзелә. Шуннан соң хатын-кыз мобиль кушымтага кереп карый һәм кредит картасыннан берничә тапкыр акча күчерүләрен күрә.
Нәтиҗәдә укучы малай мошенникларга 118 110 сум акча күчергән, дип яза Татар-информ.
Ведомствода әйтүләренчә, хәзер бу факт буенча мошенниклык турында җинаять эше ачылган.
--- |
Иң күп укылган
|