|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2023 Хәвеф-хәтәр
Янгын чыккан йорттан тәрәзә аша чыгып котылганнарБашкортстанның Караидел районы Тайкаш авылында Дуслык урамында күп балалы гаиләнең йортында янгын чыккан. Янгын турында мәгълүмат республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә 02:30 сәгатьтә килгән. Урынга шунда ук ашыгыч хезмәтләр җибәрелә. Килгән вакытта ялкын белән 8х7 метр зурлыктагы бүрәнә йортн ялмап алган, анда күп балалы гаилә: 11, 9 һәм 7 яшьлек өч балалы ана яшәгән. 02: 49 сәгатьтә янгынны басканнар. 03: 05 сәгатьтә аны тулысынча сүндергәннәр. Сүндерүгә 3 берәмлек техника һәм 6 кеше җәлеп ителгән. Янгын төнлә, йорттагылар йоклаганда башлануы билгеле. Бәхеткә каршы, күршесе, төтен исен тоеп, урамга чыга, анда ул күршеләренең верандасы януын күрә, шунда ук янган йорт янына йөгерә һәм тәрәзәгә шакый башлый.
“Күп балалы хатын тавыштан уянып, ишек аша чыгарга теләгән, әмма анда барысы да ялкын дөрләгән. Шуннан соң ул тәрәзәне ватып, барлык балаларны уятып, аларны күршесенә берәм-берәм тапшырган, аннары документларны үзе алып, тәрәзәдән чыккан“, – дип сөйләделәр төбәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Гаилә вакытлыча туганнары белән яшәячәк. Янгынның сәбәбен Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе ачыкларга тиеш.
Чыганак: bashinform.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|