|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2023 Шоу-бизнес
Гөлназ Батталова: "Балага исем дә сайлаган идек, әмма..."Америкада яшәүче җырчы Гөлназ Батталованың тиздән әни булачагын хәбәр иткән идек. Баланың кызмы, малаймы икәне дә билгеле булды. “Кызыбыз туачагын белгәч, безнең өчен бу көтелмәгән яңалык булды. Миндә сиземләү көчле булгач, малай булыр дип уйлаган идем. Чөнки төшемдә улыбыз булачак дип күрдем. Кайбер төшләрем еш кына чынга аша, монысы да шундый төш дип уйладым. Аннан соң әйләнә-тирәмдә барысы да корсакның формасы, бит-йөзем, йолдызлар һәм башкасы буенча баланың малай булачагын әйтте. Үзебез дә моңа шулкадәр ышанган идек, хәтта балага исем дә сайладык. Әмма гендер патидагы алсу төстәге төтен безнең өчен сюрприз булды. Әле дә ышана алмыйм! Мин Аллаһы Тәгаләгә ышанам һәм моны чын мәгънәсендә аның хәер-фатихасы итеп кабул итәм. Иң зур бүләгем – кызым. Хәзер кызыбызга матур исем сайларга кирәк. Бер-ике исем уйладым, ләкин сезнең тәкъдимнәргә дә шат булыр идем”, - ди Гөлназ.
Шулай ук укыгыз: Гөлназ Батталова: “Америкага кияүгә чыгам дип китмәгән идем”
--- |
Иң күп укылган
|