|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2023 Җәмгыять
Яңгыр яусын өчен 90 яшьлек әбинең өстенә су койганнар (ВИДЕО)Балтач районы Чапшар авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Вәлиева уртаклаша. Алар узган ел авылларында балалар белән “Яңгыр теләү” йоласы үткәргән. — Савытларга су тутырып (аны башта кояшка җылытырга куйдык), юлда очраган кешеләргә сиптек. И, балалар сөенде инде! Үзләре дә коенды. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп кушылды. 90 яшьлек тыл ветераныбыз Мөнирә апа: “Сибегез, балалар, сибегез”, — дип үзе каршыга чыкты. Аннан соң өлкәннәр авыл башындагы Әпсәләм елгасына барып, дога укыды, кыйблага карап, Аллаһы Тәгаләдән хәерле яңгырлар сорады. Могҗиза диген — икенче көнне матур итеп яңгыр яуды. Быел да әлеге йоланы эшләргә дип планлаштырган идек — яңгыр явып китте. Чын күңелдән сөендек. Әле җәй озын, яңгыр яумый торса, шулай чиләкләр күтәреп, тагын чыгарбыз дип уйлыйм. Ә Сездә яңгыр теләү йоласы бармы?
--- |
Иң күп укылган
|