поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
10.07.2023 Җәмгыять

Урман кызы Гөлнур Сәлимгәрәева: Урман нигъмәтләрен генә саткан акчага машина алдык

Бу ханым урман турында барын да белә, дисәк, арттыру булмас. Республиканың гына түгел, башка төбәкләрнең дә урманнарын аркылыга-буйга иңләгән кеше ул. Урманнарында адашкан, аюларын, бүреләрен, еланнарын очраткан, нигъмәтләреннән үзен дә, башкаларны да авыз иттергән, зур табыш алган. Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында яшәүче Гөлнур Сәлимгәрәева безне үзе белән серле урман дөньясына дәште.

Бәрәкәтле шөгыль
 
Ул – чыгышы белән шушы авылныкы. 10 нчы сыйныфны бетергәч, Алабуга медицина училищесын тәмамлый. Чаллыда яшәгәннән соң, 13 ел элек ялгыз калган әтиләрен тәрбияләргә дип, гаиләсе белән туган нигезенә кайтып төпләнә. Һәм урман белән тагын да ныграк дуслаша.
 
– Урманга әти-әнигә ияреп йөри башлаганда 6–7 яшьләр тирәсе булгандыр. Алар да шулай урманнан кайтып кермиләр иде. Әнинең табак-табак җыеп маринадлаган гөмбәләренең тәмнәре, исләре әле дә хәтеремдә. Күпме генә тырышсам да, аныкына җиткереп булмый, – дип елмая ул. – Гадәттә, урман сезонын майда ачам да кара көзгә кадәр кайтып кермим. Майда кәҗә гөмбәсе (сморчок) җыям. Ләкин быел ул уңмады, чөнки кышын кар аз булды. Ә кәҗә гөмбәсе кар ярата.
 
Без дә Гөлнур ханымның урманнан кайтып кергән вакытына туры килдек. Аягына озын кунычлы резин итек, башына башлык кигән һәм бер кочак үлән күтәргән, йөзләре кояш ашаудан каралып беткән мөлаем ханымның бер караштан ук нәкъ менә без эзләгән кеше икәнен аңладык. Үзе әйтүенчә, ул урманда кулланырга яраклы нәрсә бар – барысын да җыя. Гөмбә, җиләк, үләннәр, себерке… Аларны машинасына тутырып, Чаллыга алып барып сата. Урман байлыгы янына бәрәңгесе, кишере, сарымсагы да сыя. Бер барганда машинасына алты кәҗәсенең сөте, катыгы, корты да кереп урнаша. Авыл белән Чаллы арасы – 80 чакрым. Хәер, соңгы елларда өеннән генә килеп алучылары да арткан.
 
– Җыйган гөмбә, җиләкләр елныкы елга бетеп бара. Җитми дә кала әле. 2018 елда бары тик урман нигъмәтләрен генә саткан акчага «Лада Гранта» машинасы алдык. Ул елны каен җиләге дә кыйммәт иде. 2021 елда шуны «Лада Веста»га алыштырдым. Дөресен әйткәндә, урман сыеннан кергән керемне санап барганым юк. Керә тора, тота торабыз. Шуңа күрә иркен яшибез, акчага аптырап тормыйбыз, – ди ул.
 
Гөмбәләрне тозлап, маринадлап, уылдык ясап, киптереп, катырып сата.
 
– Безнең яклар гөмбә һәм җиләккә бик бай. Без үскәндә майлы һәм җирән гөмбә генә җыя идек. Ә хәзер барысы да бар. Егерме төргә якын гөмбә җыям. Үземнең аерып алып яраткан гөмбәм юк. Барысы да тәмле. Җиләккә караганда гөмбәне яратыбрак җыям. Гадәттә гөмбә сезонын июль башында ача идек. Быел күренми әле. Алга таба ничек булыр, – ди Гөлнур ханым.
 
Гөмбә җыючыларга киңәшен дә бирде ул: үзегез белмәгән, шикләнгән гөмбәгә якын киләсе түгел. Агулы булмаганын төгәл белгән очракта гына җыярга кирәк. Күпләр гөмбәне җыярга яратып та, эшкәртүен үз итмәскә мөмкин. Ә Гөлнур апа нәкъ менә аны эшкәртүдән тәм таба. Гөмбәне исә күпләп киптерә. Аның өчен каен, баллы, ак гөмбә яхшы, ди. Аны кемдер ашка сала, кемдер соусларга куллана. Сатып алучыларның да күпчелеге гөмбә белән үләнгә өстенлек бирә икән.
 
Урман холкы
 
Урманга кергәч, аның хуҗалары белән дә еш очрашырга туры килә Гөлнур апага. Бүреләрдән башлап аю, еланнарга кадәр күзгә-күз очрашканы бар. Урманчы апабыз әйтүенчә, елына күрә урманның да холкы үзгәрә.
 
– Быел корылык булгач, урман тынгысыз. Еланнар бик күп һәм алар төрле. Хәтта моңа кадәр мин күрмәгәннәре дә бар. Минем иң курыкканым – елан. Бер елны кара елан чакмакчы булды, әле ярый аягымда озын кунычлы резин итек иде. Саклап калды. Агуы, ап-ак булып, аяк киемемә сибелде, еланның теш эзләренә кадәр калды хәтта. Ул вакытта еланнарның йокыга тала торган вакытлары җитеп килә иде. Хәзер инде урманга бара башласам, иң беренче эш итеп резин итегемне киеп куям.
 
Быел урманнарда кабан дуңгызлары да арткан.
 
– Узган ел Әгерҗе районында гөмбә җыйганда аюларга юлыккан идек. Бермәлне улым: «Әни, артка таба карама, акрын гына машинага таба барыйк», – дип эндәште. Безнең артта өч аю басып торган икән. Курыктык, әлбәттә, тик сер бирмәскә тырыштык. Тын гына тордык, алар да кереп югалды, – дип шаккатырды урман патшабикәсе. –Үземнең сынауларым буенча, быел җирән гөмбә (рыжик) булмас төсле. Быел сезон башланганчы ук, никтер күңелем җиләк җыярга тартмады. Барасым килмәде. Шунысы кызык: ул быел безгә очрамады да.
 
Гөлнур апа – үз якларындагы урманнарны гына түгел, күрше-тирә районнарны да аркылыга-буйга иңләгән урманчы.
 
– Мелисса үзебезнең урманда үсә, бөтнекне Мамадыш районына барып җыябыз. Удмуртия урманнары каен җиләгенә бик бай. Урман да үзен яратканны, хөрмәтләгәнне үз итә. Анда керүгә үк, иң беренче эш итеп, аның белән исәнләшәбез. Киткәндә, рәхмәт әйтеп чыгабыз. Минем бик күп урманнарда булганым бар. Ләкин бер урын аурасы, серлелеге, шомлылыгы белән башкалардан бөтенләй аерылып тора. Ул Киров өлкәсе белән Удмуртия республикасы чигендә урнашкан. Би-и-ик гөмбәле бер урын. Исәнләшеп керсәк тә, рәхмәтебезне әйтсәк тә, барган саен шунда адашып, өчәр сәгать әйләнеп йөрибез. Куркудан елап беткәнебез бар. Ел саен шунда барабыз һәм ел саен адашабыз. Бик зур, агачлары тыгыз урнашкан тайга урманы ул. Шул урманның тагын бер җиренә барырга улымның аягы тартмый. Урманга якыная башлауга ук, өянәге башлана. Димәк, аңа ул урманда нидер ярамый, – ди Гөлнур ханым.
 
Соңгы елларда Гөлнур ханымның тормышында сынаулар да шактый булган. 2018 елда –  41 яшьлек ирен, ике елдан соң әтисен җирләгән ул.
 
– Ирем Радик әйбәт кеше иде. Бик рәхәт яшәп калдык без аның белән. Кызганыч, яман шеш иртә алып китте үзен. Улым да шикәр чире белән авырый. Өч ел үлем белән яшәү арасында булды. Комада да ятты. Әле ярый кайгыларымны басар, хәлемне җиңеләйтеп торыр өчен урман булды. Улым комага китеп, ике айга якын хастаханәдә ятканда, табигатьнең иң матур чагы иде. Юкәләр чәчәк аткан, үләннәр, себеркеләр җыяр вакыт иде. Иртә таңнан урманга чыгып китә идем дә кич белән генә кайтып керә идем. Урманнан җаныма тынычлык алдым. Хәзер, шөкер, улым аякка басты. Бераз гына эшләп тә йөри. Үзем дә быел операция ясаттым. Авыр күтәрергә дә ярамый. Шуңа күрә хәзер урманга бергәләп йөрибез, – диде ул.

Үләннәр
 
Гөлнур апа сары мәтрүшкә, кырлыган, юкә чәчәге, бөтнек һәм башка төрле үләннәр җыярга ярата. Сатучылары да яратып ала, үзләре дә шифасын бик күрә.
 
– Минем дару эчкәнем юк, – ди ул. – Бары тик үләннәрнең генә файдасын күрәм. Кырлыганның хатын-кыз, ир-ат авыруларыннан шифасы зур. Тик аны вакытында җыймасаң, чәчкәсе мамыкка әйләнеп, сыйфаты югала. Сатар өчен аның яфрагын киптерәм. Ә болай 3 литрлы банкага тыгызлап тутырып, ике сәгать кояшта тотарга кирәк. Аннан соң кул белән яхшылап уып, күләгәдә киптерәм. Сары мәтрүшкәне бик күп файдаланырга тырышмыйбыз. Чөнки ул ир-атлар өчен әйбәт түгел. Бөтнекне дә чама белән генә кулланырга кирәк, чөнки кан басымын уйната. Цикорийның тамырын кулланабыз. Үземнең иң яратканым – мәтрүшкә белән юкә чәчәге. Быел менә юкә чәчәге булмады. Моннан тыш, күп итеп төрле җимеш агачларының яфракларын катырам. Алмагач, карлыган, кура җиләге, сырганак яфракларын туңдыргычта катырам да, кышын чәй итеп эчәр алдыннан алып, 1–2 сәгать эретәм. Шуннан соң кул белән ышкыйм, ферментация башлангач, турап киптерәм. Кара чәй сирәк кулланам, аның урынына шушы яфракларны пешереп эчәм. Әле генә бакчадан җыеп алып кергән  кебек бик тәмле була! Сарымсак угын да әрәм итмим. Анысын кисеп катырам. Яшь, сусыл вакытында майда кыздырып ашарга яратам.
 
Менә шулай, табигать күчтәнәченең берсен дә әрәм итмичә, һәркайсын иренмичә җыеп, эшкәртеп, файдасын күреп яши ул.
 
– Урманны  яратам, дип әйтү генә аз булыр, – ди Гөлнур Сәлимгәрәева. – Ялгызым гына да барырга курыкмыйм, инде ничә еллар йөреп, һәр сукмагын өйрәнеп бетердем. Көн саен яки көнаралаш барам бит. Июнь урталарында ике көн бәрәңге чүбе утадык, төбен өйдек. Шул көннәрдә урманга бара алмаганга йөрәгем әрнеде инде. Урман бай ул, тик һәр нәрсәне вакытында җыеп алырга кирәк. Бай гына түгел, серле һәм рәхмәтле дә ул.

Гөлнур Сәлимгәрәева рецептлары
 
Катырылган ак гөмбәдән аш
 
Катырылган ак гөмбә тавык шулпасы өчен бик тәмле. Иң элек йорт тавыгыннан шулпа кайнатасың. Итен алгач, шулпага туралган ак гөмбә саласың, ул бераз гына пешкәч, өй токмачы саласың. Токмач күтәрелеп чыгуга ук, тавык итен ваклап, шулпага салып җибәрәсең дә 5 минут тирәсе кайнатасың. Ресторан ризыкларыннан бер дә ким булмаган аш әзер!
 
Сарымсак угыннан соуслар
 
Сарымсак угын блендерда ваклап, шуңа тоз, кара борыч, көнбагыш мае, кипкән тәмләткечләр салып болгатасың. 15–20 минут тотканнан соң контейнерларга тутырып куясың.
 
Икенче ысулы да бар: сарымсак угын шулай ук блендерда изеп, көнбагыш мае, тоз, кара борыч, чабыр үләне салып болгатасың.
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.07.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»