|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2023 Фаҗига
Баулы районында карьерда бер ир-ат батып үлгәнБаулы районының Николашкино авылы янындагы карьерда бер ир-ат батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Ачыкланганча, 44 яшьлек ир-ат карьерга бер төркем кеше белән килгән. Калганнар автомобиль янында булганда, ул су коенырга китә. Соңыннан иптәшләре аны күз уңыннан югалта, ә аннары аның су өстенә калкып чыкканын күрәләр. Алар ир-атны судан алып чыга, беренче ярдәм күрсәтергә тырыша.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, фаҗига булган җир су коену өчен җиһазландырылмаган булган.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|