поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.07.2023 Мәдәният

Бүген Эмиль Җәләлетдиновның тууына 90 ел (ТАРИХИ ФОТОЛАР)

2 июльдә татар халкының күренекле җырчысы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдиновның тууына 90 ел тулды. Олуг җырчы быел 19 март көнне арабыздан мәңгелеккә китте, Казанда җирләнде. Рухы шат, урыны оҗмахта булсын.

Ул Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туып үсә. 1952 елда Сәмәрканд фельдшерлык-акушерлык училищесын һәм 1954 елда Сәмәрканд музыка училищесының хор-дирижерлык (кичке) бүлеген тәмамлый. 1954-1957 елларда Совет Армиясе сафларында була, хәрби полк хорына дирижерлык итә.

Эмиль Җәләлетдинов 1957 елда Ташкент дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә. 1959 елда Казан дәүләт консерваториясенең өченче курсына күчә. Татар мохитенә, мәдәниятенә сусаган егет татар композиторларының яңа язылган әсәрләрен өйрәнергә керешә. Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Хөснул Вәлиуллин, Нәҗип Җиһанов иҗатларын үзенә якын итә.

Хезмәт биографиясен студент елларында ук М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында башлый. Консерваторияне тәмамалагач, 1962 елдан Э.Җәләлетдиновның иҗат юлы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле: башта музыкаль-әдәби лекторийда һәм эстрада бүлегендә солист, 1989 елдан музыкаль-әдәби лекторийның сәнгать җитәкчесе була.
Җырчының 500 дән артык әсәрне берләштергән репертуары затлылыгы һәм төрлелеге белән аерылып тора. Ул татар, рус һәм чит ил композиторларының классик, камера-вокаль музыка әсәрләрен, татар, рус, украин халык җырларын зур осталык белән профессиональ дәрәҗәдә башкара. Милләт җанлы бу сәнгатькәр Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» дигән симфоник-вокаль поэмасын иң беренче булып сәхнәдән тамашачыга җиткерә. Ул бөек шагыйребез Г.Тукайның «Безнең авыл», «Сәрләүхәсез», «Бер татар шагыйренең сүзләре», «Китмибез» һәм башка бик күп шигырьләрен мәктәпләрдә, музейларда оештырылган әдәби-музыкаль кичәләрдә сөйли, балаларда шигърияткә, сәнгатькә карата мәхәббәт тәрбияли.

Гомере буе профессиональ җыр сәнгатен пропагандалаган, тамашачыга югары зәвык иңдергән сәхнә остасы Эмиль Җәләлетдинов А.Пушкин, С.Есенин Г.Тукай, Дәрдмәнд, М.Җәлил, Р.Әхмәтҗанов һ.б. әдипләрнең әсәрләренә еш мөрәҗәгать итә, аларның шигырьләренә көйләр язып сәхнәдә башкара.

Зыялы сәхнә остасы тормышының соңгы көненә кадәр актив концерт эшчәнлеге белән яшәде. Ул Казан шәһәрендәге бик күп музейларда һәм китапханәләрдә төрле концерт программалары белән чыгыш ясады, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубының төрле чараларында да актив катнашты.

Эмиль Җәләлетдинов иҗаты – ул башкару осталыгы үрнәге. Җырчы тарихка Россиянең күпмилләтле музыка сәнгатенең иң якты сәхифәләренең берсе булып кереп калды. Ул музыка һәм башкару сәнгатебезне иң югары биеклекләргә күтәрде, киләчәк буыннарга олы мирас калдырды.

Эмиль Җәләлетдинов. 1963 ел

Эмиль Җәләлетдинов. 1969 ел

Телефильмга төшкәндә. 1971 ел

“Кышкы бизәкләр” музыкаль телефильмына төшкәндә

Сергей Калагин җитәкчелегендәге оркестр белән. 1970 еллар азагы

Татар дәүләт симфоник оркестры белән. 1970 еллар

Сулдан уңга: Эмиль Җәләлетдинов, Венера Шәрипова, Гөлшат Зәйнашева, ....,Әлфия Авзалова, Заһид Хәбибуллин, Ирек Галимов, .... Өфе. 1973 ел

Уңнан сулга: Эмиль Җәләлетдинов, Нурия ханым, Сиринә Латыйпова, Айрат Арсланов,Заһид Хәбибуллин, Гүзәл Рафикова

Үзәк мәдәният хезмәткәрләре йортында үткән концерттан соң. Мәскәү, 70-нче еллар

Э.Җәләлетдинов Татарстан телевидениясендә.1975 ел

Эмиль Җәләлетдинов, баянда - Фәнис Гыйлметдинов. Түбән Кама шәһәре

Эмиль Җәләлетдинов, Венера Шәрипова, Рафаэль Мостафин. 60- нчы еллар азагы

Шагыйрь Мәхмүт Хөсәенгә 60 яшь тулу тантанасы.1983 ел. Актерлар йорты

Эмиль Җәләлетдинов. 1992 ел

Эмиль Җәләлетдинов. 1995 ел

Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләйманова.Истәлекле чыршы утыртканда. Филармония бакчасы. 2016 ел

Җырчы георгий Ибушев белән. Филармония музеенда. 2013 ел

“Җырлыйк әле” тапшыруында катнашучылар – җырчылар Фердинанд Сәлахов һәм Лена Бичарина белән. 2018 ел

Эмиль ага Филармониягә килгәч.2018 ел

Эмиль Җәләлетдинов. 2021 ел

Эмиль Җәләлетдинов үзе эшләгән музыкаль әдәби лекторий бүлегенә 75 ел тулуга багышланган концертта. 2021 ел


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»