поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
02.07.2023 Язмыш

“Барыбер озак яши алмаячак”

Түбән Кама районы Афанасово бистәсендә яшәүче Рәмзия һәм Илгизәр Хәмитовларның биш баласы бар. Аларның өчесе үзләренеке, Ходай бүләк иткән сылу кызлары. Барысы да шәфкать ияләре. Талия белән Хәмит исә аларның төпчекләре.

Балаларның язмышларын үзгәртергә теләп, ятимнәр йортыннан ике сабый алып кайткан Рәмзия апа белән Илгизәр абый. Язмыш тарафыннан кимсетелгән сабыйларны алар үз балалары итеп ярата. 

“Өчесе дә горурлыгыбыз”
Рәмзия апа белән Илгизәр абый икесе дә Алексеевск районы Югары Майна авылыннан. Икесенең дә беренче, бердәнбер, кабатланмас мәхәббәте. 
— Әти-әнием авылдан Түбән Камага күченеп килде. Безнең китүебезне белгән Илгизәр дә минем арттан шәһәргә китеп урнашты. Күрәсең, чәчләребез-чәчкә бәйләнүе күкләрдә үк язылган булган инде. Мин шәфкать туташына укыдым. Ул Түбән Камада экскаваторчы булып эшкә урнашты. Гаилә кордык. Мин кырык ел тире-венерология диспансерында шәфкать туташы булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Ә ирем Илгизәр белемен арттырып торды, техникумда укыда, читтән торып институтта укыды. Соңгы елларда  хезмәтне саклау буенча инженер булып эшләде. Кайсы гына оешмада эшләсә дә, һәрчак мактауда булды. Әле дә хәлләрен сорашып, белешеп торалар. Өч кызыбыз да медицина өлкәсен сайлады. Олысы Гүзәл — педиатр, Алексеевск район үзәк хастаханәсендә хезмәт куя. Кияүдә. Сылуыбыз — стоматолог, Түбән Камада гаиләсе белән яши. Төпчегебез Энҗе үз тырышлыгы белән Казанда матурлык салоны ачты. Әле бер ел гына эшли. Өчесе дә горурлыгыбыз, шуңа шөкерана кылам. Тормышта үз юлларын табып горур атлауларын күрү әти-әни өчен чын бәхет, – ди, күзе яшьләнгәнен яшермичә, Рәмзия апа. Икәү ялгызы гына калгач бала алып үстерү теләге уяна аларда. Үрнәк гаилә. Казандагы балалар йортына мөрәҗәгать итә алар. Тиешле кәгазьләрне җыйгач, уңай җавап алына. Аларның өйләренә ике кечкенә сабый, абыйлы-сеңелле Хәмит белән Талия кайтып урнашты. Өйләренә балалы гаиләдә генә була торган тулылык, ямь, тормышларына мәгънә керде. 
 
— Икесен дә бәләкәйдән үз балаларыбыз кебек яратып үстердек. Сабыйлар өчен вакытыбызны да, көчебезне дә, акчаны да кызганмадык. Бик күп түгәрәкләргә, биергә, җырларга йөрттек. Яхшы киендерәбез. Бар яктан да дөрес тәрбия бирергә тырышабыз. Ләкин табигатьнең үз кануннары да бар шул. Ата-ана биргән тәрбия − ярты эш кенә. Баланың нинди кеше булып үсүенә тәрбиядән кала нәселе, ата-баба биргән сыйфатлары роль уйный. Әнә шул калган яртысы, яисә нәселдән килгән сыйфатлары, ата-анасының холык-фигыле бераз чагылып ала. Ләкин мин моны кырт итеп кисәргә тырышам. "Балам, уйла, акылыңа кил", дип әйтеп торам. Башкача булмый. Шул яшемә җитеп "переходной возраст" дигән терминны белдем. Яшүсмер чакларында каты тотмасаң, аларны игьтибардан читтә калдырсаң, күңелсезлекләр булуын көт тә тор, — дип уртаклаша Рәмзия апа. 
 
Талия белән Хамитнең үз әниләре бик яшьли аларны балалар йортына илтеп тапшырган булган. Балалар аның хакында хәбәрдар. Тагын берничә баласы бар икән ул ананың. 
 
— Яхшымы, яманмы ул аларның әниләре. Шуңа балалар аны тәнкыйтьли башласалар, шунда ук әйтеп куям, "Беркемнең дә башка кешене тәнкыйтьләргә хакы юк. Сез аның аяк киемен кимәгәнсез, ул үткән сукмак аша үтмәгәнсез. Шуңа тәмсез сүзләр әйтеп, үзегезнең дә, аның да кәефен төшермәгез. Яманлыкка яманлык белән җавап бирмәгез", дип үстерәм аларны. Бәлкем, аларның әниләре аңламыча хата кылгандыр. Кайчан да булса, әниләре аларны үзенә алырга теләсә, мин каршы килмәячәкмен, — ди Рәмзия апа. Июль аенда Хәмиткә 15, ә Талиягә 14 яшь тула икән. 
Аяз көнне яшен кебек 
 
— Сеңлемә йорт эзләп йөргән вакыт, шулчакны сизәм бит, Илгизәр ямансулап йөри башлады. Тегендә килеп бәрелә, әле монда. Начар йоклый башлады. Сәбәбен соңыннан белдем, баксаң, сеңлем караган йорт Илгизәргә ошаган. Шул чыкмый икән аның уеннан, киңәшләштек тә, ике катлы йортны рәсмиләштереп куйдык. Икебезгә дә ул чакны 52 яшь, хуҗалык эшләрен алып бара алабыз. 2021 елның 10 феврале гаиләбез тарихына кара көн булып кереп калды. Илгизәрем сарайдагы утны сүндерергә чыгып киткән иде. Шунда таелып егылган, бик каты башы белән бәрелгән, — бу мизгелне искә алу Рәмзия апа өчен бик авыр. Шул хәлиткеч берничә секунд эчендә аларның тормыш касәләре ватылып челпәрәмә килә. Ничә ел саклап, кадерләп килгән иде бит алар аны. Ходай төрлечә сыный шул кешене. 
 
“Ашыгыч ярдәм” машинасы белән Илгизәр абыйны реанимациягә салалар. Рәттән ике операция ясала. Гомере кыл өстендә булган авыруны күрүгә, хастаханәдәге табиблар “Өметсез, гомерлеккә урын өстендә калачак”, диләр. Шулай да ышанычын җуймый Рәмзия апа. Яраткан кешесе, балаларының әтисе хакына утны-суны кичәргә дә әзер була ул. 
 

“Барыбер озак яши алмаячак”
Дүрт аен реанимациядә үткәрә Илгизәр абый. 
— Бирешә күрмәсен, кайгыртуыбызны, янында булуыбызны белеп, тоеп торсын өчен көн дә кеше аркылы сөйләшеп реанимациягә керә идем. Югыйсә, табиблар миңа "Ирегез сезне ишетми дә, тоймый да, юкка йөрисез, диделәр". Ә мин үҗәт булдым. Барыбер җиңәрбез, алга китеш булыр, дип өметләндем. Дөрес, ничә айлар дәвамында стресс халәтендә яшәү миңа бик нык тәэсир итте. Ашау-эчүдән калдым, гүя, мин яшәмим, тереклек итәм. Шул вакыт Сылу кызымның сүзләре мине айнытып җибәрде. "Әни, йә син үзеңне кулга аласың. Йә әтине алып китеп үзем карыйм, кирәк булса махсус кеше дә яллармын”, диде. Бу миңа шок булды, — ди Рәмзия апа. 
 
Халык медицинасы буенча да дәвалап карый ул ирен, тик бернинең дә файдасын күрми. Табибларның да: “Барыбер озак яши алмаячак”, дигән хөкем сүзләренә ышанмый ул. Әнә шул вакыттан бирле Илгизәр абый урын өстендә. Өч ел буе Рәмзия апа аның янәшәсендә. Ул аны борыны аша куелган махсус көпшәдән тукландыра. Рәмзия апаның авыру ирен ничек тәрбияләгәнен күреп хәйран каласың. Җиләк – җимеш суларын да эчертә, яшелчәләрен дә ашата. 
 
─ Кызларыбыз төп таянычым. Ходай үзе кушкандыр, өчесе дә медицина хезмәткәре бит аларның. Кирәк чагында укол да кадыйлар, башка кирәкле реанимацион чаралар да алар өстендә. Өебезнең бер бүлмәсе реанимацияне хәтерләтә. Биредә Илгизәр өчен бар нәрсә дә яраклаштырылгвн. Өч сәгать саен аны әйләндереп торам. Өч сәгать саен ашатам. Урамга алып чыгабыз. Бик нык арыган көннәрен була, шунда “И-и Илгизәр, бик арытты бүген”, дип аның белән уртаклашам. Ул мине аңлый, тоемлый, төне буе бер дә борчымый, ыңгырашмый. Киңәш кирәк булганда аның янына киләм. “Әйе” яки “юк” дип ымларга өйрәттем, алга китеш бар. Мин бит ир хатыны, аның барлыгын тоеп, аның янәшәмдә икәнен сиземләп яшәвем белән бәхетлемен. 
 
 Авыру ирен карау белән бергә, башка эшләргә дә өлгерә Рәмзия апа. Бакча тулы җиләк-җимеш, гөлләр үстерә. Тавык-чебеше дә бар. Һәр яңа туган иртәдә Илгизәр абый янына килеп, аның исән-сау булуына шатлана. 
 
— Рәмзия кебек олы йөрәкле, изге күңелле затларны күреп сокланмый мөмкин түгел. Чын мәгънәсендә, батыр йөрәкле бүгенге заман каһарманы ул, — дип безнең белән уртаклашты Чаллы шәһәрендә яшәүче туганы Ләлә Гайфетдинова. 
 
Балаларының, оныкларының, туганнарыңның җылысын, кайгыртуын тоеп яшәү үзе бәхетле картлык түгелмени! Һәр мизгелдә бер-берсенә кирәк булып, кайгыда да, шатлыкта да җан җылысын тоеп яши белү дә зур осталык сорый шул.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 02.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»