|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2023 Мәдәният
Кыска вакыт эчендә «Сөмбел» фильмын ярты миллионга якын кеше караганМоннан берничә атна элек кенә «Татаркино» Татарстанда төшерелгән фильнарның бер өлешен үзенең рәсми сайтындагы «Онлайн кинотеатр» сәхифәсенә һәм YouTube каналына урнаштырды. Шушы кыска гына вакыт эчендә, аерым алганда «Сөмбел» фильмын ярты миллионга якын кеше караган. «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, фильмнар бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәүче бик күп ватандашларның республикада төшерелгән киноларны карарга теләк белдерүе буенча урнаштырылган. «Заманның тренды шундый – күпләр фильмнарны өйдә карарга тели», дигән ул. Фильм карау өчен сылтамалар: https://tatarkino.ru/online-cinema/ яки https://www.youtube.com/channel/UCD9RaeK8qTpG9v6q923RDkg.
--- |
Иң күп укылган
|