поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
04.08.2008 Җәмгыять

ӘСГАТЬ АБЗЫЙ – KРЕМЛЬ ТӨБЕНДӘ?

Гомерен хәйриялек эшенә багышлаган Әсгать Галимҗановны тиздән һәр казанлы күрә алачак. Башкала үзәгендә, Меңьеллык мәйданы скверында, колхоз базарының тыйнак йөкчесенә һәйкәл куелачак. Мэрия ул исән вакытта ук образын мәңгеләштерүгә лаек дигән карарга килгән.

Әсгать Галимҗанов гомере буе ятим, инвалид балаларга булыша. Ул озак еллар балалар йортлары, интернатларга акча күчергән, микроавтобуслар бүләк иткән шәхес. 2005 елда ул “Казанның абруйлы гражданины” исеменә лаек булды. Скульптура композициясендә  Әсгать Галимҗанов җигүле атны тотып барган рәвештә ясалган. Арбага балалар утыртылган. Һәйкәлнең авторы — Асия Миңнуллина.

Хәзергә скверда төзекләндерү эшләре бара. Газоннар ясала, куаклар утыртыла. Скверга вандалларга каршы торырлык 75  яктырткыч куелачак. Шәһәрнең яшелләндерү хуҗалыгы төзекләндерү эшләрен 25 августка кадәр төгәл­ләр­гә җыена.

 

ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА ФИКЕРЕ:

Соңгы вакытта матбугатта йөк ташучы Әс­гать Галимҗановка Казанның Меңьеллык мәй­данында һәйкәл куярга җыенулары турында хәбәр таралды. Булачак һәйкәл­нең композициясе түбән­дә­гедән гыйбарәт — җиде  метр биеклектәге җигүле ат, ат арбасына яланаяклы ба­лалар төялгән, ат башыннан исә Әсгать Галимҗанов тоткан. Әсгать Галимҗанов — колхоз базарында азык-төлек калдыклары җыеп, абзарында дуңгыз һәм тана асрап, шуның акчасына ятим балаларга ярдәм күрсәткән кеше.

Ул бу эшне һәйкәл өчен эшләгәнме, Аллаһ ризалыгы өчен башкарганмы,  дуң­гыз кебек хәрәм малның хәйриясе кабул буламы — әйтә алмыйм, әмма Әсгать Галимҗановның һәйкәле Меңьеллык мәйданында урын алырга тиеш түгел — анысын өздереп әйтәм. Чөнки инде менә ничә еллар татар зыялылары Кол Шәриф мәчете астындагы Меңьеллык мәйданында 1552 елны Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызга һәйкәл-комплекс куюны таләп итәләр. Бу хакта кисәткән хәтер ташы ме­нә ничә еллар инде Кремль астында мүкләнеп ята, ә Әсгать Галимҗановның биш тонналы һәйкәле инде эшләнеп беткән диярлек, 30 августта аны бирегә китереп куярга да мөмкин­нәр.

Хәзер исә, татар милләт­челәре кулыннан Казанны саклаучыларга һәйкәл куйдыру идеясен тартып алу өчен, менә шушы Әсгать Галимҗанов вариантын уйлап тапканнар. Ягъни Казан уртасында каһарман татарлар образын гәүдә­лән­дермәс өчен, йөкче татар сынына тукталырга булганнар. Мин моны татар халкының тарихи хәтерен мыскыллау, татар кулы белән татарны юк итү дип бәялим. Әгәр йөкче һәм меценат Әсгать Галимҗановка аты-ние белән һәй­кәл куярга телиләр икән, әнә ул эшләгән колхоз базарына куйсыннар, ә Меңьеллык мәйданы ул — милләтнең бәйсезлеге өчен татар каны аккан җир һәм анда бары тик Хәтер Һәйкәле генә торырга тиеш!

Шунысын да әйтергә кирәк — Казан Кремле астына йөк ташучы татарның һәйкәлен куйдыру турында халык, татар зыялылары белән бернинди киңәшү булмады, бу хакта референдум үткәрелмәде. Меңьеллык мәйданын шәрә концертлар белән әле зина кырына әйләндерәләр, әле татарның рухын түбәнәйтә торган һәйкәл идеяләре белән чыгалар. Мәскәүдә урам себерүче татарга һәйкәл куелган иде бугай инде, хәзер Казанның бәгыренә — Кремль янына йөк ташучы татарга һәйкәл куярга җыеналар. Янәсе, белеп торыгыз татарлар үзегезнең кемлегегезне, сез тарихка бары тик урам себерүче һәм йөк ташучы булып кына кереп калачаксыз!

Мин татар милли оешмаларын, татар зыялыларын моның белән килешмәскә, Казанның Меңьеллык мәй­данына, Хәтер тарихи  комплексыннан тыш, бернинди һәйкәл куйдырмаска чакырам. Әсгать ага Галимҗанов моны үзе дә аңлар, Кол Шәриф мәчете янында шәһит киткән каһарман татарларның изге урынын алмас, Меңьеллык мәйданында үзенә һәйкәл куйдыру идеясеннән баш тартыр дип өметләнәм.


Роза НУРГАЛИЕВА
Ирек мәйданы
№ 5 | 01.08.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»