|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2023 Фаҗига
“Хатыным батып үлде. Нишләргә?”Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бер ир шалтыраткан да: “Минем хатыным батып үлде, нишләргә?” – дип сораган. Ведомствода хәбәр итүләренчә, бу хәл Чишмә районының Дурас авылы тирәсендә теркәлгән. Әлегә билгеле булганча, компания яр буенда җыелып, “культурно” ял иткән, балык тоткан. Кармагын оныткан хатын аның артыннан каршы ярга йөзеп киткән. Әмма йөзеп чыга алмаган, батып үлгән. Әле оператив-тикшерү эшләр оештырылган, шаһитлардан сорау алалар.
Ә менә Кушнаренко районының Илморза авлын янында урнашкан Илморза күлендә су коенган ирнең бәхете булган, күрәсең. Аны коткара алганнар. Су кергән 28 яшьлек ир аек булмаган, ә бу су объектларында хәвефсезлек кагыйдәләре буенча рөхсәт ителми.
Чыганак: bashinform.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|