|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2023 Мәдәният
Туфан Имаметдинов «Җилкәнсезләр» спектаклендә Рокыяны телсез итеп чыгарганТуфан Имаметдинов Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклен чыгарды. Спектакльдәге үзенчәлекләрнең берсе – гел турысын әйтеп йөри торган Рокыяның телсез булуы. «Рокыя бөтенесе арасында турысын әйтә торган бердәнбер персонаж. Бердәнбер реалист. «Телеңне ломбардка салдыңмы әллә?» дип тә әйтә. Чынбарлыкта без барыбыз да телсезләр бит. Тел ул безнең татар теле генә түгел, гомумән, сөйләшү мөмкинлеге дә. Шуңа да Рокыяны телсез итәргә булдым», - дип аңлатты Туфан Имаметдинов. Рокыя ролендә театрның яшь артисты Венера Низамова. Аның бөтен репликалары телсезләрнең ишарәләр теленә күчерелгән. Рокыяның репликалары әйләнәнең ике ягындагы дивар экранына язылып барыла, дип яза «Татар-Информ» МА. «Безнең консультантыбыз Ольга Фәләхова иде. Аның белән «Әллүки»не эшләдек. Хәзер дә актрисабыз аның белән бергә эшләде», – диде Туфан Имаметдинов. Спектакль интерактив форматта эшләнгән. Тамашачы сәхнәдә – сәхнәнең әйләнмәле өлешендә кыршау шикелле ясалган дивар эчендә – «үзгәрешләр боҗрасында» утыра. Артистлар түгәрәк өстәл тирәли уйныйлар. Спектакльнең рәссамы – Лилия Имаметдинова. Композитор – Ильяс Камал. Нуретдин ролендә – Ирек Хафизов. Батырхан ролендә – Артем Пискунов. Мисбах хаҗи – Зөфәр Харисов. Дилбәр – Әдилә Хәсәнова.
--- |
Иң күп укылган
|