|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2023 Мәдәният
«Бу зиратка килеп керсәң, әй якташым, туктап кал да, укып кара кабер ташын» - Мансур Шиһапов каберенә таш куйдылар (ФОТО)Бүген 25 июнь көнне Балык Бистәсе районы Яншык авылы зиратында шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Шиһапов каберенә таш куелды. Әлеге күркәм эштә шагыйрьнең туганнары һәм авылның актив кешеләре катнашты. Танылган шагыйрь Мансур Шиһапов 1940 елның 1 маенда Балык Бистәсе районы Яншык авылында туган. 2022 елның 9 декабрендә бакыйлыкка күчте. Аның күп кенә шигырьләренә җырлар язылган, чыккан китаплары да шактый.
Элек Мансур абый болай дип язган иде:
Бүген әлеге юллар язылган ташны шагыйрьнең каберенә урнаштырдылар. Мансур ага Шиһаповның рухы шат булсын. Урыны җәннәттә булсын.
--- |
Иң күп укылган
|