|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2023 Шоу-бизнес
Винарис белән Лилиянең туй көне билгеле булдыВинарис Илъегет белән Лилия Хәмитованың туе 13 август көнне узачак. Бу хакта безгә Винарис хәбәр итте. Туйга кадәр Винарис һәм Лилия “мальчишник” белән “девичник” (кыз озату кичәсе) үткәрергә җыена. “Туй мәҗлесендә 200ләп кеше булачак. Бу – иң якыннары гына әле, ягъни минем һәм Лилиянең туганнары. Туебызга Пермь, Арча, Кукмара, Чаллы, Самара якларыннан кунаклар киләчәк. Мин дә, Лилия дә ике тапкыр кием алыштырырга җыенабыз – берсе рәсми язылышу тантанасында, икенчесе туй мәҗлесендә киеләчәк. Безнең мәхәббәт еллар дәвамында сыналган. Бәхетле көнебезне – 13 августны түземсезлек белән көтәбез”, - дип сөйләде Винарис.
Туйга кадәр Винарис һәм Лилия “мальчишник” белән “девичник” (кыз озату кичәсе) үткәрергә җыена.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|