|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2023 Хәвеф-хәтәр
Тукай районында югалган балыкчыны коткаручылар, полицейскийлар һәм волонтерлар эзли
Татарстанның Тукай районында югалган 23 яшьлек егетне эзләү дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә балыкчыны полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән берлектә Мусабай-Завод, Күперле, Шөкрәле, Ташкичү авыллары янәшәсендәге кырлардан, су буйларыннан эзләгәннәр.
Барлыгы 32 квадрат километр җир тикшерелгән.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы язып чыкканча, 20 июньдә әлеге егет Мамадышка балык тотарга киткән, көндезге 3ләр тирәсендә туганнарына шалтыратып, өйгә кайтырга җыенуы хакында хәбәр иткән, әмма өенә кайтмаган.
Соңрак билгеле булганча, югалган балыкчы, элемтәгә чыгып, үзен эзләмәүләрен сораган, дигән хәбәр дә чыкты.
--- |
Иң күп укылган
|