поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.04.2011 Мәдәният

Мәдәни учаклар сүнмәсен

Узган атнада “Туган як” редакциясе Кызыл Октябрь районы мәдәният комитеты белән берлектә бүгенге шартларда милли мәдәниятебезне саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында “Түгәрәк өстәл” оештырды. Бу чара 25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган иде. Сөй-ләшүдә районның мәдәният йортлары, китапханәләр, музейлар хезмәткәрләре һәм Сергач, Спас, Пильна районнары мәдәният уч-реждениеләре вәкилләре катнашты.

Очрашу район китапханәсенең уку залында булырга тиеш иде, катнашучылар көткәннән күбрәк булу сәбәпле күптән ремонт таләп ителгән, халык өчен ябык булган мәдәният йортында үтте. “Түгәрәк өстәл” янында сөйләшүне “Туган як” газетасының баш редакторы Рауф АБДУЛЛИН алып барды.

 

 Рауф АбДУЛЛИН:

 - Күптән инде мәдәниятебезнең торышы, уңышлары, борчыган мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшкәнебез юк иде. Соңгы дистә елларда тормышыбызда байтак үзгәрешләр булды һәм алар дәвам итә. Бу катлаулы елларда нинди уңай тәҗрибә тупладык соң без? Милли мәдәниятебезне иң кыйммәтле рухи мирас итеп саклау, аны үстерү өчен бүген нәрсәләр эшләргә кирәк? Әйдәгез менә шул хакта профессиональ бәйрәмебез алдыннан фикер алышыйк.

 

 Мәдәният дигәч, ул татар мәдәнияте генә түгел, билгеле, залда руслар да, мукшылар да бар. Проблемалар барыбызда да бер. Бурычыбыз да уртак: әби-бабайлар мирасын саклап үстерү. Әйдәгез, беренче итеп хуҗаларны тыңлыйк.

 

 Софья ХӘСӘНОВА, Кызыл Октябрь районы мәдәният комитеты рәи-сенең урынбасары:

 

 - Бу залда утырган күптәнге танышларымны күрүгә мин бик шат, рәхмәт килгәнегез өчен.

 

 Безнең районда барлыгы 29 мәдәният йорты, 22 китапханә, 2 музей һәм ике музыкаль мәктәп исәпләнә. Алар рус һәм татар авылларында урнашкан. Аларның күпчелеге, билгеле, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү юлында эшлиләр, дини бәйрәмнәр, истәлекле даталар, сабан туйлары, халык иҗаты фестивальләре, конкурслар, башка бик күп чаралар уздыралар.

 

 Без Татарстан Республикасы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Казан мәдәният-сәнгать институтының мәдәният һәм этнография кафедрасы студентлары бездә практика үтә. Китапханәләр, мәдәният йортлары белән актив эшлиләр.

 

 Шуны да әйтеп үтәсем килә: кызганычка каршы, яшьләр арасында китап укучыларазая бара. Татарча укырга бигрәк тә авырсыналар. Шул сәбәпле телне үстерү өстендә күбрәк эшләргә кирәк мәдәният хезмәткәрләренә.

 

 Наталья СИДОРОВА, Сергач районы мәдәният комитеты белгече:

 

 - Безнең район да күп милләтле район. Үзара бик дус яшибез. Исәптә булган барлык мәдәният учреждениеләре мәдәниятебезне торгызу өстендә булдыра алганча эшлиләр. Татарларга килгәндә, мин Кочко-Пожар авылы мәдәният йортын һәм Кочко-Пожар авыл китапханәсен билгеләп үтәр идем. Биредәге клуб чын-чынлап мәдәният учагы, аларның эшендә төп юнәлеш - милли мәдәниятне торгызу, саклау һәм үстерү. Алар өлкә, зональ конкурсларда уңышлы катнаша- лар. Мәдәният йортының художество җитәкчесе Эльвира Мусина балалар белән күп эшли, бию түгәрәгенә дистәләгән бала йөри.

 

 Безнең авыл мәдәният йортлары авыл администрацияләре балансында. Тиешлечә ягылмый торганнары да бар. Шуларның берсе - нәкъ Кочко-Пожар клубы. Шуңа да карамастан, милли учак эшли. Иң мөһиме – кешедә теләк булсын.

 

 Мөтеравыл клубы да барлык юнәлешләрдә актив, нәтиҗәле эшли, анда да үз эшләренең фанатлары хезмәт итә.

 

 Гомумән алганда, тик без, сергачлылар гына авыр шартларда эшлибез дип уйлый идем, ә сезнең район мәдәният йортын күреп шаккаттым. Бу бит районның мәдәни йөзе, рүхи көзгесе. Ничек монда кунаклар кабул итмәк кирәк?

 

 Эльвира МУСИНА, Кочко-Пожар клубының художество җитәкчесе:

 

- Наталья Евгеньевнаның чыгышына берәр сүз өстәмәкче булам. Безнең эштә иң мөһиме – халык белән аралашу. Март башында китапханәче Рамилә Мустафина пенсионерлар арасындагы иң актив укучыларын җыйган иде. Алар килеп бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләделәр: ничек элек ял иткән-нәр, нинди уеннар уйнаганнар, нинди җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Барысын да язып алдык һәм сәхнәләштереп клубта күрсәтербез. Беренче тамашаны май бәйрәменә планлаштырабыз. Әбиләребез дә катнашырга булдылар.

 

 Күршеләр тәҗрибәсен дә кулланабыз. Мәсәлән, көзен балалар бакчасы белән “Әйдәгез әле, әниләр!” дигән конкурс оештырдык. Кызыл Октябрь районының Пашат авылы мәктәп-бакчасы да катнашты. Безгә аларның чыгышлары бик ошады. Милли костюмнары, әзерләгән номерлары – барысы да искиткеч иде.

 

 Әлбәттә, яшьләр белән эшләргә кирәк. Штатыбызда аккомпаниатор булуы да зур уңайлылык. Ул күптөрле конкурслар лауреаты һәм дипломанты Азат Жиһаншин.

 

Мәктәп белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Район мәдәният бүлеге ягыннан ярдәм сизелә – яңа пәрдәләр тектерделәр, яңа аппаратура бирделәр. 2008 елны “Клуб и молодежь” дигән өлкә проектында катнашып, “Создание национального центра культуры в Сергаче” дигән милли-мәдәни проект якладык, 45 авыл клубы арасында өченче урын алдык. Ләкин финанслау булмады, эшебез сүнде. Район администрациясеннән дә, милли-мәдәни автономиядән дә бернинди ярдәм булмады, проект тукталды.

 

 Рауф АБДУЛЛИН:

 

 - Сергач районында җиде татар авылы, ләкин һәр авылда да эшләр Пожардагыча куелган дип әйтеп булмый. Ябык клублар да бар, укучысыз китапханәләр дә, балаларсыз мәктәпләр дә. Ә менә Спас районында нибары дүрт татар авылы, ләкин милли мәдәниятне саклау, үстерү тәҗрибәсе аларда шактый зур. Аларны тыңлап карыйк.

 

 Рамил САЛИХҖАНОВ, Спас районы администрациясе башлыгының урынбасары:

 

 - Кадерле дуслар, сезне барлык Спас районы халкы исеменнән сәламлыйм. Безнең районда мәдәнияткә гомумән һәм милли мәдәниятне торгызуга тиеш- ле әһәмият бирелә. Авылларда ун мәдәният йорты бар. Барысы да китапханәләр, авыл администрацияләре белән берлектә эшлиләр. Район үзәгендәге халык музеена капиталь ремонт эшләнде. Бозлау мәдәният йорты өр-яңа, Түбән Новгород өлкәсенең хөрмәтле меценаты Рәшит Баязитов ярдәмендә аны ачканыбызга әле ун ел гына. Анда урнашкан китапханә заманча җиһазландырылган. Быел Татар Моклокасы мәдәният йортының түбәсен ябарбыз. Болар хуҗалык мәсьәләләре диярсез, юк, түбәсе ага торган бинада мәдәниятне торгызу кыен.

 

 Без татар авылларының 400 еллыгын билгеләп үтү проекты буенча максат- чан эшлибез. Бозлау белән Ишавыл юбилейларын бәйрәм иттеләр инде, әле Татар Моклокасы белән Тукай әзерләнә. Шул уңайдан авылларга инвестиция-ләр килә, авыллар төзекләндерелә. Яше-карты авылның тарихына игътибар итә, гаилә шәҗәрәләрен өйрәнә.

 

 Милләтебезнең тарихын, рухи байлыгын саклауда җыр-бию белән генә чикләнергә ярамый. Милли көрәш тә шулай ук әби-бабайларыбыз мирасы, аны үстерү өстендә дә без эшлибез. Мин үзем өлкә көрәш федерациясе президенты буларак, татар районнары көрәшчеләре белән төрле регионнарга ярышларга йөрим. Спас, Сергач районнары администрацияләре һәрвакыт безгә ярдәм күрсәтә, транспорт бирә. Кызыл Октябрь районына яңа җитәкчеләр килү белән бу милли спорт төренә мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде, ә милләтебезгә дөнья чемпионы биргән Пильна районы еш кына якта кала. Үзебез тырышма- сак, берни дә булмас. Район бюджетлары бөтен җирдә ярлы. Шуңа күрә шәһәрләрдә яшәүче якташ бизнесменнарга да мөрәҗәгать итәбез.

 

 Тырышкан табар, ташка кадак кагар диләр. Ике ел элек Бозлау мәдәният йортына костюмнар тектердек, әле Татар Моклокасы мәдәният йорты өчен заказ бирдек. Бу авыллар һәм Тукай, Ишавыл үзешчәннәре район, өлкә, зональ конкурсларда уңышлы катнашалар. Әлбәттә, проблемалар да күп – кадрлар җитешми, җитәкчеләрдән игътибар азрак. Менә бүген авыл администрацияләре башлыкларына да биредә булу кирәк иде. Чөнки хакимияттән башка клуб та, китапханә дә көчсез. Ә Уразавыл мәдәният йортына килгәндә, мин Наталья Евгеньевна белән тулаем килешәм. Безнең районда авыл мәдәният йортлары да монардан кая артык.

 

 Мин “Туган як” редакциясенә барлык милли-мәдәни чараларны киң яктырткан өчен рәхмәт белдерәм. Менә бүген дә безне җыеп зур эш башкарды, тик, әйдәгез, чираттагы “Түгәрәк өстәл”не бездә уздырыйк, куркынычсызрак булыр.

 

 Софья ХӘСӘНОВА:

 

 - Мәдәният йортына ремонт эшләнер, әлбәттә, бу мәсьәлә күптән инде планда, тик өлкәдән акча килми. Менә кадрлар белән катлаулырак. Хәзер бездә мәдәният хезмәткәрләренең уртача яше 40-45. Районга музыка укытучысы, хореограф кирәк. Өч ел рәттән инде заявка бирәбез, килүче юк, торак белән тәэмин итү, машина бирү дә кызыксындырмый үзләрен. Үз яшьләребез дә мәдәни-агарту уку йортларына бармый. Сәбәбе бер – хезмәт хакы бик түбән. Аннары, мәдәният учреждениеләренең 50 проценты иске фонд, аларга зур ремонт таләп ителә. Кыскасы, проблемалар күп, аларны чишү, минемчә, дәүләт сәясәтенә бәйле. Мәдәният үги бала хөкемендә булганда кемне гаепләргә?

 

 Әхмәр ЗАКИРОВ, Петрякс мәдәният йорты директоры:

 

 - Мин Эльвира Мусинаның чыгышын сокланып тыңладым. Авыр шартларга карамыйча милли мәдәниятне торгызу өстендә эшли, чын патриот. Акком- паниаторлары булу да зур уңайлык, менә без ансыз җәфа чигәбез. Безнең Петрякс клубы яхшы хәлдә, газ белән җылытыла, ике ел элек косметик ремонт ясаган идек. Авыл администрациясе һәрвакыт ярдәм итеп тора. Мәктәп, авыл җәмәгатьчелеге белән бергәләшеп эшлибез, мәдәни чараларда яше-карты катнаша. Район, өлкә бәйрәмнәрендә дә һәрвакыт милли йөзебезне күрсәтә-без. “Туган як” оешмасы юбилеена багышланган тантаналарда да катнаштык. Милли көрәш түгәрәге актив эшли - бу да бит милли традицияләрнең бер өлеше. Шуны да әйтим: бүген бу залга килеп кергәч күңелем төште. Штукатурка коелып төшкән, салкын, караңгы бина... Монда җырларга түгел, керергә дә куркыныч. Биредә Рәшит Ваһапов, Хайдәр Бигичев кебек бөек кешеләр сәхнә-гә чыккан бит... Без Кызыл Октябрь районы белән Татарстан белән горурлан-ган кебек горурланырга, Уразавыл безгә Казан кебек рухи үзәк, маяк булырга тиеш. Казан ничек татар мәдәниятен бөтен дөньяга танытты, Уразавыл та- тар-мишәр мәдәниятен шулай танытсын иде, ә без сезгә тигезләнеп яшик.

 

 Рамилә НИЗАМЕТДИНОВА, Яңа Мочали китапханәсе мөдире:

 

 - Безнең китапханә Яңа һәм Иске Мочалига хезмәт күрсәтә. Барлык чараларны мәктәп белән бергәләп тик татар телендә уздырабыз. Әйбәт кенә бию төркемебез бар, төрле конкурсларда кат-нашып призлы урыннар яулый-быз. Китапханәдә милли музей почмагы оештырдык. Татар китаплары байтак, балалар бик теләп укыйлар. Бездә милли традицияләр көчле, шуларны саклап, шуларга таянып эшлибез бүгенге авыр шартларда.

 

 Хасәнә НАСРУЛЛИНА, Куйсуы авыл китапханәсе мөдире:

 

 - Мин гомерем буе китапханәдә эшлим. Кайчак: “Син әле дәме биредә?” – дип әйтүчеләр дә була.Әйе, мин монда, чөнки китаплардан башка, китапханә тынлыгыннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Ничек тырышып эшләвебез турында сөйләп тормыйм, бу хакта бик күп сөйләргә була. Шуны гына әйтәсем килә: ник бөтен активлык тик астан, бездән булырга тиеш? Кайда безнең күпмилләтле бай дәүләтебез? Нигә ул безне бөтенләй онытты? Ник без һәрвакыт кул сузып, спонсорлардан ярдәм соранып йөрергә мәҗбүр? Без дә бит кешеләр, бәзгә дә игътибар итсеннәр иде, ниһаять!

 

 Рауф АБДУЛЛИН:

 

 - Милли мәдәниятне саклауда музейларның роле дә шактый зур. Бу учреждение хезмәткәрләренең фикерен дә тыңлыйк. Менә биредә Чүмбәли халык музеена нигез салучы һәм аның җитәкчесе Вәдүт ага да утыра, аңа сүз бирик.

 

 Вәдүт ШИАПОВ, Чүмбәли халык музее директоры:

 

 - Безнең музейга 1965 елда нигез салынды. Үткән елны 45 ел тулды, әмма кечкенә генә юбилей кичәсе уздырырга да район идарәсендә акча табылмады.

 Музей мәктәп бинасында урнашкан, өч класс бүлмәсе һәм бер зал билибез. Хәзер 5 мең экспонат саклана бездә. Мәктәп укучылары еш кына килә, Мочали, Сафаҗай, Красный Островтан да экскурсиягә килеп йөриләр. Тик мәдәният йортлары һәм китапханәләр хезмәткәрләре генә йөрми. Хөрмәтле коллегалар, килегез, көтәбез сезне дә, бездә кызыклы информация, кыйммәтле экспонатлар бик күп. Хәтта губернатор Валерий Шанцев та безнең музей турында белә һәм килергә вәгъдә бирде.

 

 Алексей ПОМЧАЛОВ, Пильна районы музее директоры:

 

 - Безнең музей Чүмбәлинекенә караганда күпкә яшь, 2002 елда гына булдырылды.1300 экспонат тупладык инде, алар район мәдәният йортының икенче катындагы ике бүлмәдә урнаштырылган. Берничә милләт янәшә яшәгәндә, мәдәният азмы-күпме уртаклаша, берләшә. Без районда яшәүче һәр милләтнең телен, мәдәниятен саклау, үстерү өстендә эшлибез. Әле “Диалог культур” дигән чара планлаштырдык. Шуның кысаларында балалар белән очрашулар, уртак сәхнә күренешләре, конкурслар булыр. Мин белгечлегем буенча тарих укытучысы, үткән елга чаклы Яңа Мочали мәктәбендә укыттым. Татар балаларының үз тарихлары, мәдәниятләре, гореф-гадәтләре белән кызыксынуы соклану хисе уята иде. Татар мәдәнияте күңелнең әллә кай җиренә үтеп керә һәм мин үзем өчен дә бүгенге чарадан күп нәрсә алдым.

 

 Рауф АБДУЛЛИН:

 

 - Миңа калса, бүген кызыклы гына сөйләшү булды. Билгеле, милли мәдәнияткә кагылган мәсьәләләрнең барысын да күтәрә алмадык. Сөйләшүләрне, фикер алышуны киләчәктә дәвам иттерик. Район җитәкчеләренең дә “Түгәрәк өстәл”дә катнашуы, миңа калса, файдага булыр иде. Менә шундый вакытта да бит халыкка булган мөнәсәбәт күрсәтелә, проблемалар ачыклана, аңлашучанлык туа.

 

 Бүген мәдәният системасында күбесе чын энтузиастлар, үз эшләрен фанатларча яратучылар гына эшли. Алар мәдәниятебезне саклау һәм үстерү өчен хәлләреннән кил-гәнне дә, аннан артыгын да башкаралар. Халык моны күрә, аңлый. Хөкүмәт тә күрсен, аңласын, ярдәм итсен иде.

 

 Форсаттан файдаланып барыгызны да алдагы профессиональ бәйрәмебез - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбриклим. Һәркемгә нык сәламәтлек, исәнлек, эшегездә уңышлар һәм түземлелек телим.


Н.ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 14 | 01.04.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»