поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.06.2023 Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов: "Дөресен генә әйткәндә, өйләнергә ашкынып тормаган идем"

Чаллы егете Руслан Кираметдинов соңгы арада аеруча популярлашып китте. Моңа җырчының шәхси тормышындагы үзгәрешләр дә йогынты ясады кебек. Хәер, Руслан үзе дә иҗат белән ныклап шөгыльләнә, концертлар куя башлады.

– Руслан, шәһәр баласы була торып, татарча сөйләшүне ничек онытмадың?
 
– Ничәдер яшькә кадәр рус телен бөтенләй белмәдем. Урамда яки кибеттә яшьтәшләремнең русча сөйләшкәнен ишетсәм, әнидән тәрҗемә итеп бирүен сорый идем. Һәрвакыт татар мохитендә булдым: татар телле балалар бакчасына йөрдем, 29нчы татар гимназиясен тәмамладым. Балачагым Чаллы белән авыл арасында үтте. Ике якны да тигез күреп үстем. Әтием – Менделеевск районы Сарсаз авылыннан.  Әти башта заводта, аннары башка оешмаларда хезмәт куйды. Әнием – Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында туган, 20 еллап “КамАЗ” заводында эшләде. Алар шул заводта танышып кавышканнар да инде. Гомумән, Чаллы заводы күпләрне кавыштырган урын ул. Гаиләдә мин – төпчек, бертуган абыем бар, ул өйләнгән, ике бала әтисе. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Ижауда яши.
 
– Музыка белән дуслык кайчан башланды?
 
– 3 яшьлек чагымда телевизордан Салават абыйның җырлаганын күреп, аңа кушылып җырларга тырышканмын. Балалар бакчасына йөргәндә, “Сылукай” җыры белән бер бәйгедә катнаштым. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында үткән бу бәйгедә беренче урынны яуладым. Бүләккә зур йомшак уенчык бирделәр, ул әле дә әниләрдә тора. Җырларга яратсам да, музыка мәктәбендә укымадым, ноталарны белмим.
 
– Ә ничек итеп җырлар язасың? Нота белмичә язып буламы аны?
 
– Була. Көй язу өчен нота белү мөһим түгел. Беренче җырымны тугызынчы сыйныфта укыганда, тарих дәресендә яздым. “Бәгырең таш булса” дигән җыр ул. Көн дә җыр язмыйм, бик сирәк языла.
 
– Казан музыка көллияте тормышыңда зур роль уйнаган – анда булачак тормыш иптәшеңне очраткансың...
 
– Мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка көллиятенә укырга кердем. Имтихан тапшырганда, “Керим әле урманнарга” дигән җырны башкардым. Аны классик форматта түгел, ә үз мелизмнарым белән җырласам да, "бишле" куйдылар. Аны тәмамлаганнан соң, консерваториягә чакырганнар иде, ләкин академик вокалга күңелем тартмады. 2010 елда “Татар моңы” конкурсында катнашып беренче урын алдым. Шуннан соң февраль аенда Чаллыда тәүге концертымны үткәрдем. Аны оештыруда мәрхүм Шәфәгать абый Салихов бик ярдәм итте. Билетлар сатылмагач, базарга чыгып, аппаратура куеп, шунда җырладым. Билетларны шулай саттык. Аннары авыллар буйлап гастрольләргә чыгып киттек. Әйе, Ильмира белән бергә укыдык, бер парта артында утырдык. Ике еллап аралашып йөргәннән соң, 2013 елда өйләнештек. Дөресен генә әйткәндә, өйләнергә ашкынып тормаган идем, 23 яшь иде миңа. Башта улыбыз Камил туды. Дуэтлар яздыра башладык, икенче концертыбыз уртак булды. Аннан соң кызыбыз Ясминә дөньяга килде. Гаилә тормышы гына озын гомерле булмады.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 23.06.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»