|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2023 Шоу-бизнес
"Уйлаштык та 1 сәгать эчендә...": Җырчы Чулпан Йосыпова яңалыгы белән бүлештеҖырчы Чулпан Йосыпова гаиләсе белән туган ягында — Пермь өлкәсенең Барда районында пекарня ачкан. — Мартта Бардага концерт белән кайттык. Күчтәнәчкә гөбәдия алган идем. “Эчлегендә дөге дә, шунда баллы йөзем дә... Нәрсә бу?” — дип ашадылар, — дип сөйли Чулпан. — Бездә “гөлбәдия” (берничә катлы пирог) дип аталган ризык бар, ә гөбәдия — юк. Барда буйлап бөтен пекарняларны диярлек карап чыктым, зур бәлеш тә, өчпочмак та күренмәде. Уйлаштык та 1 сәгать эчендә пекарня ачу карарын кылдык.
Үзем дә әзерләдем, ясаштым да, идән дә юдым. “Нәрсәгә кирәк?” — дип, шаккатып караучылар да булды. Эшнең ояты юк. Хәзер берничә хезмәткәр алдык, - ди җырчы.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|