поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.06.2023 Шоу-бизнес

Зәринә Хәсәншина: "Җавапсыз мәхәббәтне авыр кичердем"

Татар эстрадасы артисты Зәринә Хәсәншина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Чит-ят кешеләр янында артык ачылмыйм, шуңа мине тыйнак дип уйлаучылар бар. Әмма артист кешегә тамашачы белән ачык булырга кирәк", - ди ул.

- Әти-әниеңнең нинди сыйфатлары сиңа күчкән дип уйлыйсың?
 
- Әнинең усаллыгы, тиз кызып китүчәнлеге күчкән. Әни шырпы кебек тиз янып китә. Мин дә шундый ук. Бу шәхси тормышымда комачаулый, билгеле. Яшь барган саен холык кискенләшә, бер сүзне дә күтәрә алмыйсың икән. Шул ук вакытта әни – юмарт, ярдәмчел. Әтидән миңа кирелек күчкән. Әмма әти – сабыр, тыныч кеше. Кайвакыт аның артык тыныч булуыннан куркам да, чөнки ул дәшми тора да, бер әйтеп куярга мөмкин. Чит-ят кешеләр янында артык ачылмыйм, шуңа мине тыйнак дип уйлаучылар бар. Әмма артист кешегә тамашачы белән ачык булырга кирәк. Сәхнәгә чыктың да, җырладың гына түгел. Телисеңме син, юкмы – тамашачы белән аралаша, кирәк урында кызык сөйли белергә тиеш. Бигрәк тә Сабан туенда халык белән аралашу мөһим. Ә минем өчен бу - комфорт зонасыннан чыгу белән бер. Шулай да елдан-ел чыныгам, үз-үземә ышаныч та арта бара.
 
- Социаль челтәрдә әниең белән бергәләп видеолар төшерүең дә син әйткән барьерны җиңәргә ярдәм итәдер?
 
- Әйе. Ул видеолар үзеннән-үзе төшерелә башлады. Авылга кайткач, бер видео төшереп куйган идем, шундый күп җавап килде. “Әниегез кызык икән, тагын төшерегез әле”, - дип яздылар. Беренче вакытларда әни төшергәнемне сизми иде, аннары гына аңлап алды. Кәефе булмаса, төшереп булмый, җае булса гына (көлә). Әни – мәктәптә генә түгел, өйдә дә менә дигән укытучы ул. Безне укытмаса да, өйдә язган өй эшен кат-кат күчертеп яздыра иде. Язганны ошатмыйча ертып кына ата иде. Яңа дәфтәргә елый-елый яңадан яза идем. Ә инде башлангыч сыйныфтан соң ул миңа бөтенләй ярдәм итмәде, хәтта көндәлекне дә тикшерми иде. 
 
- Авыл җирендә музыка белән шөгыльләнергә мөмкинлек булдымы, Зәринә?
 
- Мин балалар бакчасыннан ук җырлый башладым. Тәрбиячем Гөлия апа мине гел җырлата иде, бәйрәмнәрдә Кар кызы итеп тә куйды. Башка балалардан бер яшькә кечкенә булсам да, гәүдәм буенча бер дә калышмадым. Ә инде мәктәпкә киткәч, Гөлия апаның ире – музыка укытучысы Рәсим Хәмитович җырлата башлады. Берничә бәйгедә катнашканнан соң, райондагы музыка мәктәбенә чакырдылар. Тугызынчы сыйныфта укыганда, әти атнага бер тапкыр шимбә көнне шунда йөртте. Шушы дәвердә “Йолдызлык” бәйгесендә катнашып икенче урын яуладым. Зөһрә апа Сәхәбиева тугызынчы сыйныфтан соң, Казан музыка көллиятенә барырга киңәш итте һәм мин шулай эшләдем дә. Көллияттә укып чыккач, Казан дәүләт консерваториясен тәмамладым.
 
- Сиңа хәзер 28 яшь. Әлегә кадәр тормышыңда җитди мөнәсәбәтләр булдымы?
 
- Беренче мәхәббәтне җитди мөнәсәбәтләргә кертеп буламы икән? Мин кыргый идем, егетләрне якын китермәдем. Без ул егет белән Сабан туена кайткан җирдән таныштык һәм нибары бер генә ай очраштык. Аерылышкач кына аны бик нык яратуымны аңладым. Аннары дүрт ел дәвамында әле аралашып, әле тагын үпкәләшеп йөрдек. Соңгы тапкыр яныма килгәч тәкъдим ясады. Шунда да холкым миннән өстенрәк булып чыкты, ризалашмадым. Без өйләнешкән булсак, район җирендә яшәргә тиеш идек. Ә минем анда кайтып торасым килмәде. Хәзер инде ул гаиләле, ике баласы бар.    
 
- Хәзерге акылың булса, ризалашыр идеңме?
 
- Уйлап карар идем. Мин – өйдә утыра торган кеше түгел. Өйдә утырсам, иремә дә начар булачак, чөнки нервысына тиеп бетәчәкмен. Аннан соң өйдә утырган хатын-кыз кызыксыз була бит ул. Ир-атлар моны аңлап бетерми бугай. Бала тапсам да, өйдә утыра алмаячакмын. Артист кеше бер югалса, күренмәсә, аны оныта башлыйлар. Зөлфирә Мирзаяновага сокланам, бала табуга сәхнәгә чыкты. Күпләр аны тәнкыйтьләде, ә мин, киресенчә, “Афәрин!” дидем. 
 
- Әти-әниең сине кияүгә бирергә хыяллана, үзең кияүгә чыгарга телисеңме?
 
- Кияүгә чыгу теләге бар, әмма беренче урында түгел. Әти-әнине дә аңлыйм, яшьтәшләре күптәннән оныклар сөя. Әти-әни безнең гаиләгә тиң кешене табуымны тели. “Үзебез шикелле кияү кирәк”, - диләр.
 
- “Ябыгуның иң яхшы юлы – стресс”, дигән сүзеңне ишеткәнем бар. Кайчан һәм ни өчен стресс кичерергә туры килде?
 
- Тәҗрибә аша үтелгән әйбер ул, чынлап та, стресс ябыктыра. Кайбер кеше стресс вакытында, киресенчә, ашап тазара. Мин дә ашадым, әмма ашаганым каядыр китеп барды. Стресска бирелүем шәхси тормышым белән бәйле. Җавапсыз мәхәббәт иде ул. Авыр кичердем, акырып-акырып еладым, бик нык ябыктым. Бу халәтемә әни дә бик борчылды.
 
- Машина йөртү стажың күпме? Ялгышмасам, хәзерге машинаңны үз көчең белән алдың?
 
- 21 яшьтән руль артында мин. Төрле районнарга банкетларга чакыра башлагач, машина алырга мәҗбүр булдым. Беренче машинамны әти-әни ярдәме белән алдым. Ә инде өч елдан соң аны алыштырырга булдым, бәяләр артканчы алып өлгердем. Бер миллион сумын кредитка алган идем, ике ел эчендә ябып бетерә яздым. Кредитны хәерчелеккә илтә, диючеләр бар. Ислам ягыннан да хупланмый икән ул. Әмма кредит булмаса, күп нәрсәне алып булмас иде. Аның каравы, кредитны тизрәк каплар өчен мотивация белән стимул бар, күп эшләргә тырышам. 
 
- Мәҗлесләргә сине еш чакыралар. Бәяләрең кыйммәт түгел бугай?
 
- Бәяләрем бөтен кеше дә чакыра алырлык. Күп кенә артистлар бәямне арттырырга киңәш итә, тик тыйнак булуым комачаулый, комсызлана белмим. Минем шикелле җырлаучылар өч тапкырга күбрәк акча сорый. Яхшы булуымнан файдаланучылар, ягъни бушлай җырлавымны сораучылар да бар. Таныш кеше булгач, баш тарту кыен, шуңа ризалашам. Сүз дә юк, якын дуслар өчен барып җырлыйм, ә кемнеңдер кемедер өчен бушлай җырлау - вакытымны, көчемне сарыф итү.
 
- Зәринә, ни өчен клипларың бик аз?
 
- Бер ел элек “Шәһәр белән авыл арасы” җырына клип төшердек. Аны халык бик яратып кабул итте. Чынлап та, клипларым азрак шул. Клип төшерерлек җырлар юк. Менә кыш көне төшерер идем. Күптән түгел “Үрмәгөл” җыры дөнья күрде, аңа клип төшерергә планлаштырам. 
 
- Хәтерлим, элегрәк талантсыз башкаручыларның сәхнәгә менүенә эчең поша иде. Хәзер дә шулаймы?
 
- Хәзер дә мин шул ук фикердә. Сәнгатьтән ерак кешеләрнең сәхнәгә чыгуы ачуны китерә. Һичьюгы тавышы булсын иде аның, моң турында бөтенләй әйтмим. Күбесе татарча да белми, нәрсә җырлаганнарын үзләре дә аңламый. Алар – бер көнлек җырчылар, сәхнәгә ничек килсәләр, шулай юкка да чыгалар. Элек мин һәр җырчы профессиональ булырга тиеш дип әйтә идем. Ләкин хәзер фикерем үзгәрде, чөнки сәләте булган бөтен кешенең дә белем алырга мөмкинлеге юк. Бигрәк тә элеккеге заманда бөтен кеше дә югары белем ала алмаган. Әмма белеме булмаса да, моңлы җырлаган. Минемчә, алар да зур сәхнәдә җырларга хаклы. Шул ук вакытта профессиональ җырчылар  да моңлы итеп җырлый белмәскә мөмкин. Аннан соң мелизмны моң белән бутаучылар бар. Мелизм – бөтен халыкка да хас әйбер һәм аның чамасын белергә кирәк. Үземә килгәндә, мин әкрен генә атлап, үз тырышлыгым белән алга атлыйм. Иң мөһиме – бер урында таптанып тормыйм, алга китеш бар. Бөтен энергиямне иҗатка бирәм. 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.06.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»