|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2023 Мәдәният
Тинчурин театры мәктәп яны һәм гаилә театрлары белән яңа форматта эшли башлый
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп яны һәм гаилә театрларын популярлаштыру өчен яңа проектлар башлый. «Мәктәп яны театрларын популярлаштыру һәм күрсәтү буенча эшләр башланып китәчәк. Күпмедер дәрәҗәдә бу эшләр бара инде, ләкин икенче төрле форматта башланачак. Бу мәктәп яны һәм гаилә театрларына кагыла. Ике проект бергә барачак», – дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Ул эшнең ничек барачагын аңлатты. «Бу театрлар 15 минутлык өзекләр әзерләп киләчәк. Кичке спектакль алдыннан, мәсәлән, ике сәгать алдан, алар үзләренең эшләрен күрсәтә, жюри карый. Бер көндә берничә театр булыргга мөмкин. Форматын карап бетерербез. Соңыннан гала-концерт ясыйбыз. 1-3 урын алган театрларны шефлыкка алабыз, алар белән бергә эшләячәкбез». – диде ул.
--- |
Иң күп укылган
|