|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2023 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинова турында табиблар: «Бүгеннән дә калмас, үләр» дигәннәрТатарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова үзенең 8 айлык булып туып, чак үлемнән калуы турында уртаклашкан. Бу хакта җырчы болай дип яза: «8 айда, кило да 800 грамм булып туганмын. Ике як үпкәмдә дә начар чир белән туганмын, ясалып бетмәгән, «недоразвитый» үпкәләр белән. Бик озак вакыт ятканмын ясалма сулау аппаратында. Әни сөйли иде: «Керделәр дә кичтән ике врач, утырдылар да:
«Гөлсинә апа, син тынычлан, елама. Кызың мөстәкыйль рәвештә сулый алмый һәм алмаячак та. Бүген бу аппараттан өзәбез. Син әкрен генә өеңә кайт. Бүгеннән дә калмас кызың», - дип әйттеләр ди.
«Елый-елый кайтып киттем. Өйдә әтиеңнең самогонын җылыттым да, сине шуңа төрдем дә, юрган белән капладым да, урамга чыгып йөгердем. Имеш баланың тәненә спирт тиз сеңә. Алты сәгать өйгә керә алмадым. Кабат бишегең янына утырып: «Кызым, бәхил бул инде, яме. Очрашканчыга хәтле», - дип, сөйләнә-сөйләнә юрганыңны ачсам, акырып ашарга сорап ятасың», - ди.
Мин әйтәм: «Ашыйсы түгел, эчәсе килә иде, алты сәгать самогон эчендә ятып кара әле син».
Шул туганнан ук тормышка ябышырга тиеш булганмын инде мин, күрәсең" - дип уртаклаша җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|