|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2023 Милләт
Дөньякүләм танылган галим Зинфер Исмәгыйлев вафат21 июнь көнне 75 яшендә дөньякүләм танылган галим, Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Күмер һәм углехимия федераль тикшеренү үзәгенең фәнни җитәкчесе, Күмер химиясе һәм химик материаллар белеме инситуты директоры Зинфер Ришат улы Исмәгыйлев вафат булды. Бөтендөнья татар конгрессы Зинфер Исмәгыйлевнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә, дип яза Татар-информ.
Зинфер Ришат улының Россия сәнәгатенә һәм фәненә керткән өлеше бихисап зур. Галимнең хезмәт хәзинәсендә үз өлкәсенә кагылышлы 1,3 меңләп бастырылган язма һәм 170тән артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын, диелә хәбәрдә.
https://tatar-congress.org/
--- |
Иң күп укылган
|