|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2023 Җәмгыять
«ШАЯН ТВ» каналы «Апанай» мәдрәсәсендә очрашуда булып кайтты (ФОТО)«ШАЯН ТВ» каналы Казанның Апанай мәдрәсәсендә балалар өчен оештырылган лагерьда булып кайтты. Ислам һәм әдәп-әхлак нигезләрен өйрәтүче лагерь кысаларында балалар өчен мәдәни һәм күңел ачу чаралары уздыру да каралган. «ШАЯН ТВ» лагерьда ял итүчеләрне каналның эшчәнлеге һәм татар телен үстерүгә багышланган проектлары белән таныштырды, балаларны тапшыруларга һәм төрле бәйгеләргә чакырды. Биредә «Сәйлән»нәр катнашты. Телевизион музыкаль фестиваль җиңүчесе Мәрьям Җаппарова «Әнием – иң газиз кешем» җырын башкарды. Шулай ук балалар өчен кызыклы викториналар оештырылды һәм алар «ШАЯН ТВ» каналыннан истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
--- |
Иң күп укылган
|