|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2023 Криминал
Татарстан кешесен әнисен кыйнап үтерүдә гаеплиләрҖәлил бистәсендә яшәүче ир-атны әнисенең сәламәтлегенә җитди зыян китерүдә гаеплиләр. Нәтиҗәдә хатын-кыз үлгән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте. Тикшерүчеләр фаразынча, 15 июньдә ир-ат шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре аркасында 77 яшьлек әнисен кыйнаган. Шуннан соң ул өйдән спиртлы эчемлекләр эчәргә чыгып киткән. Иртән өенә кайткач, хатынына шалтыратып, әнисе үлүен хәбәр иткән. 49 яшьлек ир-атның хатыны урынга ашыгыч хезмәт вәкилләрен чакырткан. Хәзерге вакытта ир-ат сак астында. Бу вакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|