|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2023 Шоу-бизнес
Җәвит Шакиров дүрт чиләк җиләк җыйганЮмор остасы, җырчы Җәвит Шакиров социаль челтәрләрдә урманда җиләктә төшкән фотосын куйган. Фото астына ул болай дип яза: "Быел да каен җиләге программасын үтәп, планны тутырдык.
Табигать җимеше - җиләк!
Күп түгел, быел сирәк.
Нибарысы дүрт чиләк.
Җыеп интекмәс идем,
Организмга кирәк! - дип такмак та язып калдырган.
Язылучылары, мондый суык һава торышында шул кадәр күп җиләк җыя алуына шаккаткан, ә шулай да, кайберләре икеләнгән. Берсе:
"Җиләк ашыйсы килә, Җәвит абыйларга барабыз инде чәй эчәргә", - дип фото астында язу калдырган. Җәвит Шакиров җавабын шигырь юллары аша җиткергән:
"Килегез!
Җиләк белән сыйлармын.
Килмәсәгез елармын.
Улица Лесной,
Переулок - шестой,
Без гастрольдә,
Дом пока пустой!" - дип шаярткан.
Икенче игътибарлырак бер язылучысы: "Җәвит әфәнде, былтыр да шул фотоны куйган идең бит!" дигән. Юмор остасы югалып кала торганнарданмы соң?!
"Җиләге дә былтыргы,
Җәвите дә былтыргы.
Җиләккә барган идем,
Җыялмадым - кул туңды!" - дип җавап биргән.
Дуслар, сезнең якларда җиләк бармы? Җыясызмы?
--- |
Иң күп укылган
|