|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2023 Җәмгыять
Татарстанда бер хатын ирен карау өчен няня эзли: 100-150 мең сум акча түләргә вәгъдә итәЧаллыда яшәүче хатын ире өчен няня эзләү турында белдерү урнаштырган. Ул популяр реклама сайтына эленгән, дип яза НТР - 24 телеканалы сайты. — Мин миллионерша, бьюти-укытучы. 48 яшьлек ирем өчен няня эзлим, атнага 5 тапкыр өйгә килергә кирәк. Эш көннәрендә 8дән 20гә кадәр (бәлки сәгатьләр һәм көннәр артыр да) эшләү таләп ителә, — диелә белдерү текстында.
Няняның вазифаларына - ир белән бергәләп приставкада уйнау һәм хоккей карау, төшке аш йокысын оештыру, тәүлегенә 2 тапкыр пилмән ясау керә.
Шулай ук әлеге хезмәткәр Михаил Круг һәм «Вороваек» җырларын, Вовочка турында анекдотларны, хоккей жаргонын һәм xBox уеннарын белергә тиеш.
12 сәгатьлек эш көнендә аена 100-150 мең сум акча түләргә вәгъдә итәләр.
Игътибар итегез, бу хәбәрнең дөреслеккә туры килү-килмәве турында мәгълүмат юк.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|