поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
21.06.2023 Җәмгыять

Янгында һәлак булган гаиләне соңгы юлга озаттылар (ФОТО)

Тукай районы Сәет авылында 18 июнь көнне чыккан янгын корбаннарын соңгы юлга озаттылар. Авыл зираты янында узган хушлашу мәрасименә авыл халкы, тирә-күрше авыллардан килүчеләр, Тукай районы җитәкчелеге, мөхтәсибәт вәкилләре җыелды. Якыннары белән бәхилләшергә әлеге гаиләдән янгында исән калган бердәнбер кеше Эльмира Гарданованы да алып килделәр.

Хушлашуда аның әтисе, ерак туганнары, ире Айнур Гардановның бертуганнары да бар иде.
 
Матәм чарасында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев әлеге бөтен республика халкын тетрәндерерлек фаҗигадә сабыйлар гомере өзелү аеруча кызганыч булуын әйтте.
 
«Соңгы юлга озытылучы кешеләребезнең дүртесе әле яңа гына аякка басып, дөньяны таный башлаган сабыйлар. Моның өчен без барыбыз да гаепле. Бу өлкәннәрнең карап бетермәү нәтиҗәсе. Башка мондый фаҗигалар булмасын иде. Дөньяга килгән балаларыбызның сабыйлыкны үтеп, өлкәнәеп, үзләре тормыш корып, балалар үстереп яшәгәнен күрүдән дә шатлыклы әйбер юк», - диде ул.
 
 
Фаил Камаев ялгыз калган Эльмира Гарданова һәм аның һәлак булган ире Айнур Гардановларның эчү белән мавыкмыйча, үз тырышлыклары белән яшәгән гаилә булуын билгеләп үтте.
 
«Икесе дә «Ирек» хуҗалыгында эшләп, гаилә алып барып, керем кертеп яшәгән кешеләр. Тормышта кеше сөртенми генә тормый. Андый чаклары да булды. Ул вакытта район хакимияте дә, хуҗалык җитәкчелеге дә, авылдашлары да ярдәмгә килделәр, бергәләп проблемалары хәл ителде», - диде ул.
 
Район җитәкчелеге кайгы килгән гаиләгә алга таба да ярдәм күрсәтәчәк.
 
Мәрхүмнәргә җиде җеназа намазын районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов укыды.
 
Фаҗига корбаннары барысы да Сәет авылы зиратында гүргә иңдерелде.
 
 
«Татар-информ» Тукай районы Сәет авылында чыккан янгын турында хәбәр иткән иде. Анда 51 яшьлек Гүзәлия Гайнетдинова, аның 30 яшьлек улы Илмир Гайнетдинов, 32 яшьлек кияве Айнур Гарданов һәм аның 10, 9, 7, 4 яшьлек балаларының гомере өзелде.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.06.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»