|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2023 Криминал
Улы әнисенең фатирына ут төрткәнМәскәүдә берничә көнгә яшәп торырга кертмәгәне өчен улы әнисенең фатирына ут төрткән. SHOT Телеграм-каналы язуынча, хатыны белән башка төбәктән килгән 39 яшьлек ир Төньяк Чертановода яшәүче әнисендә тукталырга теләгән. Әмма ул баш тарткан. Күп тә үтми үчле ир әнисенә шалтыратып, аның ке бүлмәле фатирына ут төртүе турында хәбәр иткән. Нәкъ бу вакытта фатир ишеге чынлап та янган. Ишекнең януын күреп калган күршеләр тиз арада махсус хезмәтләрне чакырта. Ялкын 7 квадрат метрга гына таралып өлгергән. Аны тиз сүндергәннәр. Ир исә вакыйга урыныннан качкан.
Янгын чыккан вакытта өйдә булмаган хатын каза күрмәгән. Тикшерү оештырганнар.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:smartik.ru
--- |
Иң күп укылган
|